«Буа ветеринария техникумы» ДАҺБУ студенты «Яшь профессионаллар» илкүләм чемпионаты финалында беренче урынны алды

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

«Яшь  профессионаллар» VI илкүләм чемпионаты  финалы  8 августттан  12 августка кадәр  Көньяк  Сахалинда  узды.

«Яшь  профессионаллар» (WorldSkills Russia) VI илкүләм чемпионатын   Союз «Яшь  профессионаллар» (Ворлдскиллс Россия)» һөнәри бергәлекләрне һәм  эшче  кадрларны  үстерү  агентлыгы»,  Сахалин өлкәсе  Хөкүмәте,    Стратегик  инициативалар  агнтлыгы,  Россия Федерациясе Мәгариф  һәм  фән министрлыгы, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау  министрлыгы оештырдылар. Чемпионатны  әзерләү һәм  уздыру  буенча  оештыру   комитетын  Сахалин өлкәсе    губернаторы   Олег Кожемяко җитәкләде.

Татарстан Республикасы WorldSkills – 2018  илкүләм чемпионатында    37 компетенциядә катнпшты, барысы   62 иде. Чемпионат вакытында  команда   29 медаль алды, шулардан  19 - алтын,  4 - көмеш һәм  6 - бронза.

Анжелика Таҗетдинова - Буа  ветеринария   техникумының 4 курс студенты - «Яшь  профессионаллар» (WorldSkills Russia) VI илкүләм чемпионаты  финалында    “Ветеринария” компетенциясендә җиңүче  булып  танылды.

Ул, җәмгысе   546 очко җыеп,  1  нче  урынны  алды.

Гомумкоманда  медаль зачётында  республика  командасы икенче  урынга  чыкты.    

 Татарстан шулай  ук  һөнәри  осталык  өчен    8 медаль алды.  Болар  -  500дән артык  балл җыючылар. 

Илкүләм чемпионатында  җиңүчеләр һәм призерлар   WorldSkills Russia илкүләм командасының  киңәйтелгән составына  кертеләләр, алар Россия  исеменнән    халыкара беренчелекне  алу  ярышларында   катнашачаклар.     Озакламый (2018  елның   сентябрендә) Европа чемпионаты   Будапештта  узачак  һәм   2019 елның  августында дөнья  чемпионаты  Казанда  була. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International