Тукай районында иң яхшы технологларны һәм машина белән сыер саву операторларын ачыкладылар

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

Тукай  районының  җиде  хуҗалыгыннан  алты  сыер савучы  һәм  тугыз технолог  һөнәри осталыкка  ярыштылар. 

Ярышлар Бәткидә «Р-Агро» терлекчелек  комплексы  базасында  узды.    сыер савучылар  һәм   технологлар  арасында  ярышлар  өч этапта  барды. Беренче  бирем  -   теоретик  бирем булды, катнашучылар  билетлар  буенча  сорауларга  җавап бирделәр,  сыер саву кагыйдәләрен  аңлаттылар.  Икенче  һәм  өченче  этапларда  практик  биремнәр булды, катнашучылар сыер саву  аппаратын   сүтеп  җыйдылар. Комиссия сыер савучыларның тышкы якларына да  игътибар  итте, санитария  кенәгәләрен  карады. 

Технологлар  урында  ук  ясалма орлыкландыру  буенча  лаборатор эшләр башкардылар.  Хуҗалыклар  җитәкчеләренә  шулай  ук  ясалма орлыкландыру  өчен   заманча   аппарат бирелде.

Машина белән сыер саву  операторлары  арасында беренче  урынны   Сәйдәшев ис.  авыл хуҗалыгы  предприятиесе  сыер савучысы    Гүзәл Газетдинова алды.   «Көмеш»   «Р-Агро» хуҗалыгы  сыер савучысы Лариса Солядкинага  бирелде.   Өченче урын  “Биклән” җитештерү  коллективыннан   Зөлфия Ачиловага   бирелде. 

Терлек  үрчетү буенча  технологлардан  беренче  урынны  «Р-Агро» хуҗалыгыннан     Ләйлә Нургалиева алды. Икенче  урынга Сәйдәшев ис.  авыл хуҗалыгы  предприятиесенең терлек  үрчетү   технологы   Ләйлә Садыйкова чыкты, өченче  урын   «Тукай” продкорпорациясеннән Марат Вахитовка бирелде.  

Районның  башкарма комитеты  җитәкчесе   Фаил Камаев җиңүчеләргә   5 мең,  3 мең һәм 2 мең   сум күләмендә премияләр тапшырды.  Калган  катнашучыларга берәр мең  сум акча  бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International