Татарстанда яуган яңгырлар кыр эшләре барышын киметтеләр

2018 елның 10 августы, җомга

Татарстанда яуган яңгырлар муниципаль районнардагы  кыр эшләре барышын  киметтеләр. Узган  тәүлектә  12,3 мең га мәйданда   30,9 мең тонна   ашлык  суктырылган.

Оператив белешмәләр  буенча,  10 августка  Татарстанда    490 мең гектардан  артык  мәйданда  ашлык  суктырылган, ягъни  планнан  33%. Бөртекле  һәм  кузаклы  культураларны бу  көнгә иң күп мәйданда  һәм  күләмдә  суктыручылар:  Буа (24,3 мең  га), Чистай (22,7 мең  га), Алексеевск (21,1 мең  га), Сарман (20,9 мең га) һәм  Тәтеш (20,4 мең га) районнары.

Республика  буенча   1397,4 мең  тонна   ашлык  җыелган, шул  исәптән   937,8 мең  тонна  - көзге  бодай,  242,4 мең  тонна  - көзге  арыш,    161,2 мең  тонна   -  арпа, 38,6 мең  тонна  - борчак.  Иң күп  ашлык түбәндәге  районнарда  җыелган:  Сарман    – 77,9 мең тонна, Тәтеш – 69,3 мең тонна,  Зәй – 67,1 мең тонна,  Алексеевск – 63,5 мең тонна, Буа һәм Әлки –    60 мең тоннадан  артык.

Татарстан Республикасы буенча    бер гектардан уртача   уңыш   28,5 центнер тәшкил итә.  Бөртеклеләр уңышы  буенча  алдынгылар  рәтендә  Зәй (уртача  уңыш – 40,5 ц/га), Сарман (37,3 ц/га), Актаныш (37 ц/га), Нурлат (35,4 ц/га), Тукай (34,8 ц/га), Тәтеш (34 ц/га), Кукмара (32,9) районнары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International