Кукмара муниципаль районында берничә ел инде махсус программа эшләп килә, ул печәнгә базар бәяләроен киметүгә юнәлдерелгән. Шул максат белән Кукмара аграр көллиятенә берьеллык үләннәр өчен кырлар бүлеп бирелде. Кырлардан җыелган печән түбәнрәк бәядән сатылырга тиеш.
«Узган ел берьеллык үләннәр мәйданы 120 гектар иде, 1100 рулон печән җыелды. Быел исә 200 гектарда солы һәм вика чәчелде. Печән уңышы яхшы, бер гектардан 10 рулоннан артык печән чыга. Бу мәйданнан 2 мең рулоннан артык печән җыярга өметләнеп торабыз, - дип сөйли Кукмара көллияте директоры урынбасары Рәниф Нуруллин.
Рулоннар хуҗалыкларның капка төпләренә кадәр китерелә. Моның өчен тагылмасы булган КамАЗ сатып алдык, ике трактор - МТЗ-1523, МТЗ-922,3- бар, шулай ук көллият печән чәчү, чаптыру, җыю өчен кирәкле барлык агрегатларны сатып алган.
Печән алырга теләүчеләр авыол җирлегенә гариза белән мөрәҗәгать итәләр. Бер сыерга ике рулон печән бирү каралган. Бер рулонның бәясе 500 сум. Пай җирләрен арендалап, үзләре печән әзерләүчеләр һәм пай җирләрен фермерларга бирүчеләр моннан файдалана алмыйлар.
Быел 259 хуҗалыктан гаризалар керде, аларда 1021 баш сыер исәпләнә. Бүгенге көнгә Ядыгәр, Чура, Поршур, Лельвиж авылларында 485 рулон печән кайтарылды инде. Әгәр көннәр матур торса, шушы араларда башка авылларда да тиешле хуҗалыкларга печәнне китереп җиткерербез, дип ышандыралар көллият хезмәткәрләре.