Биш көнлек хезмәт ярышлары йомгаклары буенча «Вәлиев Ф.Р.» КФХыннан Михаил Козырев комбайнчылар арасында алдынгы булып чыкты. Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы Вячеслав Козлов аңа тиешле премияне тапшырды.
2017 ел йомгаклары буенча Михаил Козырев комбайнчылар арасындагы республика конкурсында алдынгы булып чыккан иде һәм 100 мең сум премия белән бүләкләнде.
Михаил Козырев Алексеевск аграр көллиятенең Яңа Чишмә филиалында механик булып эшли һәм ел саен урып-җыю барышында комбайнга утыра. «Безнең филиал берничә ел инде Фәргать Вәлиев фермер хуҗалыгында шартнамә төзеп эшли, - дип сөйләде Михаил Козырев. - Аның комбайннарында (филиалның үз комбайннары юк) безнең укучылар җитештерү практикасы узалар, шулай ук үзебезнең һәм фермер кырларын җыябыз».
Михаил 11 ел рәттән «Вәлиев Ф.Р.» КФХында «Нива» СК-5 комбайнында эшли һәм югары нәтиҗәләр күрсәтә. «Тәҗрибәлеһәм намуслы механизатор, техниканы язшы белән, комбайнны үзе уракка әзерли һәм аңарда бервакытта да җитди ватылган очраклар булмый», - дип сөйли КФХ башлыгы Фәргать Вәлиев.
Урып-җыю эшләре башланганнан бирле Михаил Козырев 320 тоннадан артык ашлык суктырды. Хәзер аның азрак буш вакыты, чөнки хуҗалык кырларында сабан бодае өлгереп җитмәгән әле. Бүгенге көндә ул техниканы көзге чәчүгә әзерли.