«Агрофирма-Әгерҗе» ҖЧҖендә урак алдынгыларын бозаулар белән бүләкләячәкләр

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

Әгерҗе муниципаль районының  «Агрофирма-Әгерҗе» ҖЧҖ хезмәтчәннәренә   20 мең  гектар мәйданда быелгы  ел  уңышын җыярга  кирәк.  “Бу  мәйданнар  дүрт кишәрлектә  урнашкан. Шуңа  күр   механикалаштырылган  отряд төзедек  һәм  эшне берьюлы  дүрт урында  алып  барабыз. Уракта  барысы    22 комбайн эшли», – дип  сөйләде  хуҗалык  директоры    Радик Мәүлиев.

Хәзер Ишбуби  хуҗалыгы  кырларында, ул  4нче  кишәрлеккә  карый,    көзге  бодай  суктыралар.   Комбайнчылар Анатолий Трефилов, аталы-уллы  Владимир һәм  Алексей Красильниковлар, Илназ Хуҗин, Азат Фәсхиев  иртән иртүк  кырда.  «Башка кишәрлекләрдә  яңгыр  яуган бүген. Ә бездә тамчы  да  юк. Орлык  та коры, уңыш  та  әйбәт».

Агрофирмада  утрача  уңыш  гектардан  22 центнер чыга. Бүгенге  көндә  игенчеләр  арыш  һәм  көзге  бодай  суктыралар. Бу  кырда  уңыш  күбрәк – 29 центнер. Кырлардан  игенне    24 КамАЗ ташый. Шул ук  вакытта     4 машина    Казан  элеваторына ашлык  ташыйлар. Ижбуби  кырыннан орлык  Яңаул  амбарына салына.

Комбайнчыларның  хезмәт хакына  килгәндә, чиста  хезмәт хакыннан  тыш, ашлык  бирү дә  каралган.  Быел алар һәр суктырылган  тоннага  икешәр    килограмм ашлык   алачаклар. Ярдәмчеләргә  – берәр    килограмм. Башка елларда  бу  саннар ике  мәртәбә азрак иде, – дип аңлатты   Радик Мәүлиев.

Урак  тәмамланганнан  соң  эш йомгаклары  буенча беренче   урынны  алучыга    400 килограммлык  бозау  биреләчәк. Икенче  һәм  өченче  урынны  алучыларга   300  һәм 250 килограммлык  бозаулар  булачак. Финишка килеп  җиткәнче барысына  да  шактый  тырышырга  кирәк.   Әле  урак  башланды  гына  диярлек.  Һәр комбайнчыга  900әр  гектар мәйданда  уңыш  җыярга  кирәк булачак. Комбанчыларга  җиңел  булмаячак.   Үз комбайннарында  ярдәмгә  килергә теләүчеләр булса,  без каршы   түгел,   шатланабыз  гына, – диде  районның  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе  башлыгы    Дилүс Гатауллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International