Татарстан Республикасы Президенты Чистай һәм Алексеевск районнарында урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты

2018 елның 8 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистай һәм Алексеевск муниципаль районнарында урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты.

Чистай районында Татарстан  Президенты Рөстәм Миңнеханов   Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов,  район башлыгы      Дмитрий Иванов белән  бергә район хуҗалыклары кырлары өстеннән очып узганнан соң   хуҗалыклар җитәкчеләре һәм инвесторлар, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

Рөстәм Миңнехановка район вәкилләре 2018 елның 7 августына урып-җыю барышы буенча оператив күрсәткечләр турында сөйләделәр. Чистай муниципаль районында 110 250 га сөрүлек җирләр бар, шулардан бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклылар 52 400 га  тәшкил итә.

Чистай районы басуларында урып-җыю эшләре 25 июльдә башланып киткән. Бүгенгә бөртеклеләрнең 43%ы җыеп алынган. Барлыгы 58 648 тонна ашлык җыелган, уртача уңыш - 26,1 ц/га.  Районда техник культуралардан: көнбагыш – 1 886 га, рапс – 16 565 га җыеп аласы бар.

Терлек азыгыннан печән  16 000 тонна җыелган, сенаж 51 000 тонна салынган. Тулаем 1 шартлы терлек башына 18,1 центнер терлек азыгы берәмлеге тупларга кирәк.

Чистай муниципаль районында 30 гаилә фермасы бар, шулардан 8 ферма югары технологияле, 2 гаилә фермасы төзелеп килә. Районда сигез сөт мини-фермасы бар. Муниципаль район гаилә терлекчелек фермаларын  төзүгә  финанс ярдәме күрсәтте.

Аннары Рөстәм Миңнеханов   Алексеевск муниципаль районында кыр эшләренең барышы белән танышты. Биредә дә кыр өсләреннән очып узганнан соң инвесторлар, хуҗалыклар җитәкчеләре, авыл җирлкләре башлыклары  белән очрашты.

Очрашу барышында Алексеевск районының башкарма комитеты  җитәкчесе Сергей Демидов урып-җыю эшләренең торышы белән таныштырды. Районда  230 га   мәйданда 612 тонна көзге арыш суктырылган, уртача уңыш –  26,6 ц/га. Көзге бодай  16,4 мең   га мәйданда  51,3 мең   тонна җыелган. Уртача  уңыш     - 31,4 ц/га.

 Алексеевск районында  8 августка барлык мәйданның  40%ы  (20,2 мең   га)  җыелган.     60,3 мең   тонна ашлык суктырылган. Кырларда 90 комбайн эшли.

Марат Әхмәтов Әлки, Спас һәм  Алексеевск районнарының корылыктан җитди зыян күрүләре турында әйтеп узды. Әмма системалы эшләр башкару нәтиҗәсендә игенчеләр мул уңыш җыячаклар, дип өстәде  министр.

Рөстәм Миңнеханов атна башында Россия  Премьер-министры  Дмитрий Медведевның стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча утырыш уздыруы  турында сөйләде. Анда шулай ук авыл  территорияләрен үстерү, аерым алганда, су  белән   тәэмин итү системалары турындагы мәсьәләләр дә  каралды, диде  ул.

Утырышта ул авылда су  белән тәэмин итү проблемаларын инвестицияләрдән башка хәл итеп булмаячагын билгеләп үтте.  “Әлбәттә,  без “Чиста су” республика программасын дәвам итәчәкбез. Бу максатлар өчен без һәр  елны     600-700 млн. акча бүлеп бирәбез. Әмма бу теманы без  федераль дәрәҗәдә дә күтәреп чыгачакбыз»,- диде Рөстәм Миңнеханов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International