Түбән Кама районында комбайнчыларга күчмә кубок тапшыру старт алды

2018 елның 8 августы, чәршәмбе

Түбән Кама муниципаль районында    комбайнчыларга  күчмә кубок тапшыру  старт алды.   Күчмә бүләкне һәм акчалата  призны   7 августта «Түбән Кама” агрофирмасыннан   Алексей Калеев алды. Ул    1107 тонна  ашлык  суктырган.   

Икенче урында    – Сергей Коклин, өченче  урында  – былтыргы  лидер  Владимир Копанев. Комбайнчылар  намус белән эшлиләр, республика  конкурсында  катнашу өчен  дә үз көчләрен   кызганмыйлар, җиңүчеләргә   50шәр мең сум  акча  каралган.   

Гомумән алганда, комбайнчылар  сезонга  130-150 мең  акча алалар. 23 яшьлек   Алексей Калеев Түбән Кама районына акча эшләр өчен  Зәй  районыннан  килгән.  Узган  ел  ул  беренче булып  кубок алган  иде.  Быел дла  Алексей Калеевның    кубокны  ычкындырасы килми.

«Андыйлар  алдында баш ияргә кирәк  – шул эсседә, кабинада  кайвакыт    температура   40 градуска җитә, алар  менә  дигән  итеп эшлиләр, - дип   сөйли  говорит башкарма  комитет  җитәкчесе урынбасары   Альфред Нигъмәтҗанов.   «Бүгенге    көнгә  Түбән  Кама муниципаль районында      20 мең га  бөртекле    культуралардан   көзге  арыш  һәм  көзге  бодай   йөз    процент җыелды,  тагын   250  гектар  борчак   җыелды. Явым-төшем аз   булуга  карамастан, быелгы   ел   өчен  уңыш  начар түгел»,  - диде  ул.

Бер атнадан кубок  язмышы  ачыкланыр.  Әлегә аны алу өчен кырда илледән артык комбайнчы ярыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International