Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2018 елның 7 айлык эшенә йомгаклар ясадылар

2018 елның 8 августы, чәршәмбе

8 августта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында  терлекчелек тармагының 2018 елдагы  7 айлык  эшенә  йомгаклар ясадылар.  Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары   Нәҗип    Хаҗипов    үткәрде.  Киңәшмәдә районнарның  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, терлекчелек буенча    консультантлары, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт  авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ белгечләре, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре һәм  авыл хуҗалыгы оешмалары инвесторлары  вәкилләре  катнашты.

Министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов, киңәшмәне ачкач,  авыл хуҗалыгы  продукциясен җитештерү  күросәткечләрен начарайткан кайбер   инвесторларны  атап китте,   болар:    «Ак Барс»   ХК”   ААҖ,  «Лотфуллин З.Р., АХП” ҖЧҖ, «Бариев» КФХ, «Рацин» АҖ, «Авангард»  АҖ,  «Органик Групп»   ҖЧҖ   ИК,  «Транс-Агро» ҖЧҖ,  «Газовик» ҖЧҖ.

Терлекчелекне  үстерү бүлеге  башлыгы урынбасары   Гелүс Баязитов 2019-2020 елларга  терлекчелек  буенча  юл картасын эшләү   методикасы  белән  таныштырды. Аларны   барлык  хуҗалыклар  буенча  эшләп, бу елның  ноябренә кадәр расларга  дип хәл  ителде.

Азык-төлек  базарын  үстерү  бүлеге башлыгы   Илнур Имаметдинов Россия Федерациясенең   мониторинг  һәм   азык-төлек  иминлеген фаразлау  системасында  җитештерелгән продукция  мониторингы йомгаклары  турында сөйләде.  

“Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт  авыл хуҗалыгы идарәсе”  башлыгы   Ришат Зарипов бу    елның  7 аенда эре мөгезле терлекләрне үрчетү буенча йомгаклар  турында  сөйләде. 

Төп нотык  белән  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары    Нәҗип Хаҗипов  чыгыш  ясады. Ул катнашучыларны  Татарстанда  терлекчелек тармагының  2018    елның  7 айлык  эшенә йомгаклар     белән  таныштырды. 2018 елның  1 июненә республиканың   авыл хуҗалыгы  предприятиеләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында  эре мөгезле терлекләр  саны   723 мең   баш   тәшкил итә, шул    исәптән  савым  сыерлары   – 242 мең  баш.   Шул чорда   767,1 мең тонна  сөт җитештерелгән  (узган елның   шушы   чорына карата 101%), 196,4 мең   тонна  терлек    ите  һәм  кош  ите  җитештерелгән, 177,9 мең  баш  бозау  туган.

Нәҗип Хаҗипов чыгышыннан  күренгәнчә, узган   елга караганда   терлекләр  санын   арттырган  районнар  арасында:      Балтач, Әтнә,  Кукмара, Чүпрәле, Саба, Лениногорск, Тәтеш һәм Аксубай районнары.   Шул ук вакытта терлек саны буенча күрсәткечләре кимегән районнар да бар,  мәс.: Мөслим,   Әгерҗе, Чистай, Алексеевск, Зәй, Ютазы, Бөгелмә, Питрәч  районнар шундыйлардан.

Нәҗип Хаҗипов шулай ук сөт җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән  һәм күрсәткечләре кимегән районнарны  да  атап узды. Мәс., Әлмәт, Кукмара, Мамадыш, Азнакай, Зеленодольск,  Әлки, Әтнә, Нурлат, Теләче, Саба, Балтач   районнарында бу күрсәткечләре арткан.  Түбән күрсәткечләр  Чирмешән,  Лениногорск, Балык Бистәсе, Арча, Түбән Кама, Аксубай, Югары Ослан, Питрәч  һәм Зәй районнарында күзәтелә.

Киңәшмә азагында министр урынбасары районнарның  авыл хуҗалыгы оешмалары белгечләренә сыйфатлы терлек азыгы әзерләүгә игътибарны арттырырга   кушты.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International