Баулы районы кырларында көзге арыш белән көзге бодай җыялар. Оператив белешмәләргә караганда, районда 4,9 мең га мәйдан суктырып җыелган, бу фараздан 17,2% тәшкил итә, шуннан 11 мең тонна ашлык кайтарылган, бер гектардан уртача уңыш 22,4 центнер чыга.
«Берёзовские зори» хуҗалыгының тәҗрибәле механизаторы Михаил Ярыгин быел лаеклы ялга чыкса да, эшләвен дәвам итә. Аңа төрле комбайннарда эшләргә туры килә, быел беренче мәртәбә заманча комбайнында эшли. Борт компьютерын аңа оныгы Тимурга төшендерергә туры килә. «Берёзовские зори» хуҗалыгы җитәкчелеге дә моңа каршы килми.
«Бабам компьютерда эшлибелми, шуңа күрә мин башта бу комбайнның үзенчәлеген интернет аша өйдә өйрәндем. Ә хәзер без бабам белән бергә эшлибез, мин аңа компьютерга төшенергә ярдәм итәм. Ә кырга чыкканда инструкцияләр китабын гел үзебез белән алабыз», – дип сөйли Тимур.
«Ул мине яңа технологияләргә өйрәтә, мин аңа әкренләп игенчелек дәресләрен бирәм, – дип, Михаил Ярыгин оныгының сүзләрен дәвам итте. – Егет үсә, аңа боларны барысын да белергә кирәк. Шәһәр баласы булса да, аңа барысы да кызык, кыр эшләрен ярата».