Кичә, 7 февральдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт районында терлекләр бәйсез тотылар торган Н.Е. Токарликов ис. сөт-товар комплексында булды, монда 1 070 баш савым сыеры исәпләнә.
Сөт-товар комплексы Әлмәт муниципаль районының Рус Акташы авыл җирлеге территориясендә урнашкан. Җир кишәрлегенең гомуми мәйданы 12 гектардан артык. Объект 2017 елның мартында төзелә башлаган иде һәм ноябрьдә төзелеп бетте. «СМП-Нефтегаз» АҖ инвестор буларак, төзелешкә 800 млн. сум акча бирде.
Төзелеш берничә этапта бара. Беренче этапта (2017ел) һәркайсы 490 башка исәпләнгән 2 сыер абзары төзелә, сыер саву-сөт блогы һәм башка кирәкле биналар төзелде. Төзелешнең 2 этабында (2018 елда) бозаулар өчен 500 башка, сөт ташлаткан сыерлар өчен 140 башка биналар төзү күздә тотыла, башка инфраструктур объектлар да булачак.
Бу проект кысаларында, сыерларны ел буе бер типта ашатып, бәйсез тоту күздә тотыла, бу сөт җитештерүдә сезонлы үзгәрешләр булдырмаска һәм җитештерүчәнлекне арттырырга ярдәм итәчәк, дип фаразлана. Эшкәртелмәгән сөт җитештерү күләме елга 9 мең тоннага кадәр җитәчәк, дип көтелә.
Сөт-товар комплексында Рөстәм Миңнеханов белән бергә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе урынбасары – Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, «Татнефть» ГАҖ (ПАО) генераль директоры Наил Маганов, Татарстан Республикасы Президентының нефть тармагы мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаутдинов һәм башкалар йөрде.