«КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» федераль ведомство программасы буенча өстәмә конкурска йомгаклар ясалды

2017 елның 20 сентябре, чәршәмбе

«2017-2020 елларга Татарстан Республикасында КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» федераль ведомство программасы буенча өстәмә конкурска йомгаклар ясалды. Грантларның гомуми суммасы 45 млн. сум иде, шуның 39,5 млн. сумы (88%) федераль бюджеттан бирелде.

Татарстан Республикасының 10 муниципаль районыннан конкурска кертелгән 16 крестьян-фермер хуҗалыгының 11е грантлар отты. Болар: сөтчелек юнәлешендәге 9 ферма – 736 баш сыер, эре мөгезле терлекләр симертү буенча 1 ферма – 100 баш эре мөгезле терлек һәм 1 кошчылык фермасы – 3,7 мең баш каз. Җиңүчеләр 979 мең сумнан 6,9 млн. сумга кадәр акчалата грантлар алачаклар.

Республикада шул грантлар акчаларына 6 гаилә терлекчелек фермасы төзеләчәк һәм реконструкцияләнәчәк, өстәмә 367 баш эре мөгезле терлек (шул исәптән 267 сыер һәм башмак таналар) һәм 3,7 мең баш каз сатып алыначак. Программа шартлары нигезендә конкурста җиңүче КФХ башлыклары тарафыннан кимендә 33 даими эш урыны булдырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International