Татарстанда мобиль сәүдә популярлык ала

2017 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Татарстанда мобиль сәүдә популярлык ала. Бүгенгә Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге (Татпотребсоюз) автолавкалары республиканың үзәктән читтәрәк урнашкан һәм аз санлы 500дән артык авылына хезмәт күрсәтәләр.

2017 елның август йомгаклары буенча автолавкалардан бигрәк тә Буа, Азнакай һәм Әлмәт райполарында нәтиҗәле файдаланганнар. Буа райпосында бер айда 34 торак пунктка 78 мәртәбә чыкканнар, Әлмәт районында 41 торак пунктка 63 мәртәбә чыкканнар. Әлеге районнарның кулланучылар җәмгыятьләрендә һәркайсында 3әр автолавка бар. Азнакай райпосында бер машина 35 торак пунктка хезмәт күрсәтә.

Актаныш районы кулланучылар җәмгыятенең мобиль сәүдәсе барлык кооперация системасы өчен үрнәк. Җәмгыятьтә һәркөнне 25-30 мең сумлык үзебезнең продукция сатыла. Райпо хезмәткәрләре шулай ук авыл халкының ихтыяҗын алар тарафыннан бирелгән заявкалар буенча да канәгатьләндерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International