«Август-Агро» агрофирмасының көзге бодай һәм язгы рапс чәчүлекләренә бу сезонда беренче мәртәбә сусыз (газсыман) аммиак урынына аммиаклы су кертәләр. Эремә тулысынча үз көчләре белән бутагыч системаларында (касоваркаларда) әзерләнә, алар белән бүгенге көндә холдингның барлык хуҗалыкларында бар. Азотлы ашлама кертелә торган мәйданның гомуми күләме - 61 мең гектар. 15 берәмлек ликвилайзер җәлеп ителгән.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агросәнәгать комплексы ветераннарын юбилейлары белән котладылар. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы рәисе Марс Алиев катнашты.
Республиканың авыл хуҗалыгы тармагы өчен достижения.рф. Республика Татарстан - передовой сельскохозяйственный регион России https://достижения.рф/achievements/region/1314 сайтында тавыш бирергә мөмкин.
4 октябрьдән 7 октябрьгә кадәр Мәскәүдә Россиянең иң эре агросәнәгать күргәзмәсе - 25нче юбилей «Алтын көз – 2023» Россия агросәнәгать күргәзмәсе узды, анда һәр елны төбәкләр һәм җитештерүчеләр авыл хуҗалыгының яңалыкларын һәм казанышларын күрсәтәләр. Агрокүргәзмә кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы төрле юнәлешләр буенча тармак конкурслары үткәрде. Татарстан аграрийлары традиция буенча эшлекле программа чараларында һәм конкурсларда актив катнаштылар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем сезне һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына һәм эшкәртүчеләргә 2023 елның 1,2,3 кварталында тоткан чыгымнарын каплауга «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын акселерацияләү» федераль проекты кысаларында 2023 елда федераль бюджеттан финанслашыла торган субсидияләр бирү буенча сайлап алу үткәрү өчен гаризалар кабул итү турында игълан итә.
25нче юбилей «Алтын көз - 2023» Россия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында «Киләчәккә инвестицияләр: аграр белемгә заманча караш» темасына пленар утырыш узды. Чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин, авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев, субъектлар башлыклары, федераль хакимият, фән, мәгариф һәм бизнес органнары вәкилләре катнашты. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров катнашты.
Бу елның 3 октябрендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында коммерциягә карамаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә хуҗалык-көнкүреш суы белән тәэмин итү системаларын (су белән тәэмин итүнең бүлү челтәрләреннән тыш) яки каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару мәйданчыкларын төзү, капиталь ремонтлау яки реконструкцияләү буенча чыгымнарның бер өлешен финанс белән тәэмин итү өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү буенча конкурс комиссиясе утырышы узды.
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне алдыннан Министрлыкта агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен җыеп котладылар. Чарада Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы рәисе Марс Алиев катнашты.
Мәскәүдә Россия дәүләт аграр университеты һәм Тимирязев ис. Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясе мәйданчыгында 25нче юбилей елының «Алтын көз-2023» Россия агросәнәгать күргәзмәсе эшли башлады. Россия агросәнәгать комплексында төп вакыйга - традицион рәвештә үсемлекчелек һәм терлекчелек, техник һәм фәнни үсеш өлкәсендә тармакның төп казанышларын күрсәтү.