Авыл хуҗалыгын финанслауда төп банк – Россельхозбанк – ел башыннан Татарстан Республикасы аграрийларына 16,9 млрд сум акча бирде. Шуларның 70%тан артыгын авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр ташламалы ставка буенча алдылар.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2023 елның III кварталында төбәкләр арасындагы динамик рейтинг нәтиҗәләрен игълан итте, һәм Татарстан, 8 балл җыеп, кабат беренче урынны алды.
Татарстан өчен узган авыл хуҗалыгы сезоны нинди булды һәм агросекторда импортны алмаштыру процессы ничек бара, дигән темага иртәгә социаль челтәрләрдә #ТатарстанОнлайн программасында туры эфир узачак.
АГРОСИЛА авыл хуҗалыгында пилотсыз очкыч аппаратларын куллану буенча пилот проектын узган елда гамәлгә ашыра башлады. Проектка холдинг 15 млн сум инвестиция кертте. Бу акчаларга, аерым алганда, пилотсыз очкыч аппаратлары (БПЛА) һәм алара бәйле җайланмалар һәм тагылма белән автомобиль сатып алдылар.
Министрлык агымдагы елның 26 октябрендә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе вәкиле белән берлектә тармак предприятиеләренең салым бурычын киметү буенча баланс комиссиясенең чираттагы утырышын уздырды.
Бүген Министрлыкта «Россельхозбанк» АҖ идарәсе рәисе урынбасары Денис Константинов белән очрашу узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова, республиканың аграр югары уку йортлары вәкилләре катнашты.
4 октябрьдән 7 октябрьгә кадәр Татарстан аграрийлары «Алтын көз – 2023» XXVнче Россия агросәнәгать күргәзмәсе эшендә катнашты.
Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә икмәк пешерүче предприятиеләр җитәкчеләре белән киңәшмә узды.
9 сентябрьдән республикада Казан шәһәрендә 14 мәйданчыкта, Чаллыда һәм Зеленодольск районында 2шәр мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә 3 мәйданчыкта һәм 26 муниципаль районда төрле даимилектә гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды.
Россиянең 35 төбәгеннән, шулай ук Әзербайҗаннан һәм Кытайдан 500дән артык вәкил «Агроурман мелиорациясе һәм урман яклавын үстерү - тарих һәм үсеш перспективалары» зур фәнни-гамәли конференциясе мәйданчыгында булдылар, ул 18 - 20 октябрьдә Волгоградта РФАнең Агроэкология федераль фәнни үзәге базасында узды.