25нче «Алтын көз – 2023» Россия агросәнәгать күргәзмәсе эшли башлады

2023 елның 4 октябре, чәршәмбе

Мәскәүдә Россия  дәүләт аграр университеты һәм Тимирязев ис. Мәскәү авыл  хуҗалыгы  академиясе мәйданчыгында 25нче юбилей елының «Алтын көз-2023» Россия агросәнәгать күргәзмәсе эшли башлады. Россия агросәнәгать комплексында төп вакыйга - традицион рәвештә үсемлекчелек һәм терлекчелек, техник һәм фәнни үсеш өлкәсендә тармакның төп казанышларын күрсәтү.  

Академиянең уку корпусларында һәм ачык мәйданчыкларында гомуми мәйданы  12 мең кв. метрны биләгән күргәзмәдә агросәнәгать комплексының 100 экспонент-төбәкләре һәм оешмалары катнаша.
Күргәзмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе катнаша.

Татарстан Республикасы стендында 9 предприятие: «Яратель», «ЗМК», «КЖК», «ТатСпиртПром», «Татарстан балы», «Идел байлыклары», «КӘҮСӘР», «ВАМИН», «Чиста продуктлар фабрикасы» .


Вакытлы павильонда терлекчелек экспозициясе урнаштырылган, анда теләгән һәркем иң яхшы ат, мөгезле эре һәм вак терлек, кош-корт, мехлы  җәнлекләр токымнары, шулай ук аквакультураның төрле төрләре  белән таныша ала. Моннан тыш, күргәзмәдә Россия Федерациясе субъектларының агросәнәгать комплексы өлкәсендәге эш нәтиҗәләрен, аларның уникаль продукциясен бәяләргә һәм төбәкләрдә авыл хуҗалыгы үсеше турында күбрәк белергә мөмкин.


Бай эшлекле программа киң даирә тармак мәсьәләләре буенча  комплекслы фикер алышырга  мөмкинлек бирәчәк. Бүген, аерым алганда, экспертлар һәм базарда катнашучылар түбәндәге темаларны караячаклар: АПКда табигый газ  куллануны киңәйтү, Россиядә фермер хәрәкәтен үстерү, органик продукция җитештерү, экспорт  юнәлешендәге инвестпроектларны бәяләү алымнары   һәм башка юнәлешләр. Моннан тыш, «АПКда хатын-кызлар» темасы буенча пленар сессиясе узачак, анда закон чыгару һәм башкарма хакимият органнары, банк структуралары, иҗтимагый оешмалар һәм агробизнес вәкилләре агросәнәгать комплексында авыл хатын-кызларының ролен арттыруга юнәлдерелгән чаралар турында фикер алышачаклар. Шулай ук «Алтын көз» мәйданчыгында «АПКда хатын-кызлар» Бөтенроссия конкурсында  җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.


Иртәгә күргәзмәгә Россия  Федерациясе   Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин киләчәк, дип көтелә, ул агросәнәгать комплексы казанышлары белән танышачак һәм «Киләчәккә инвестицияләр: аграр белемгә заманча караш» темасына пленар утырышта катнашачак. Чара барышында авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев тармак мәгарифен үстерү һәм агросәнәгать комплексын кадрлар һәм фәнни тәэмин итү өлкәсендәге өстенлекле бурычлар турында сөйләячәк. 


25нче «Алтын көз – 2023» Россия агросәнәгать күргәзмәсе 7 октябрьгә кадәр эшләячәк. Барлык теләүчеләр 4, 6 һәм 7 октябрьдә  терлекчелек, төбәкләр һәм компанияләр экспозицияләре куелган вакытлыча павильоннарга керә алалар.  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International