Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында «Авыл яшьләре» Х җәйге авыл спорт уеннары узачак

2017 елның 25 августы, җомга

2017 елның 26 августыннан 29 августына кадәр Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында «Авыл яшьләре» Х җәйге авыл спорт уеннары узачак. Уеннар программасына 14 спорт төре кертелгән: мас-рестлинг, көрәш, гирь спорт, аркан тартышу, җиңел атлетика, волейбол, күп төрле туристик көрәшләр, бил көрәше, өстәл теннисы, шашка, шахмат, бадминтон, сыер савучылар арасында ярыш (саву аппаратларын сүтеп җыю, йөгерү, көч гимнастикасы) һәм механизаторлар ярышы (трактор йөртү, йөгерү, көч гимнастикасы).

Ярышларда Татарстан Республикасының 43 муниципаль районыннан 1000нән артык спортчы катнаша. Команда зачетларындагы урыннар очколар суммасыннан чыгып билгеләнәчәк. Очколар уеннар программасындагы 13 спорт төре буенча җыела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International