Марат Әхмәтов Апас һәм Чүпрәле муниципаль районнарында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты

2017 елның 4 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Апас һәм Чүпрәле муниципаль районнарында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты.

Министр, Апас районы башлыгы Рәшит Заһидуллин белән районның кыр өсләрен очып узганнан соң, хуҗалыклар җитәкчеләре, фермерлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Авыл хезмәтчәннәре белән очрашу Дәвеш бүлекчәсенең көзге бодай кырында узды. Министр апаслыларның ел саен беренчеләрдән булып урып-җыюга керешүләре турында әйтеп узды. «Без бүген җыелган көзге бодай басуында уңыш гектардан 67 центнерга җитә. Гадәттә, мондый күрсәткечләр белән Краснодар крае, Ростов өлкәсе генә мактана ала. Бу – сезнең барыгызның да тырышлык нәтиҗәсе», - диде Марат Әхмәтов.

Бүгенге көнгә районда 1,13 мең тонна ашлык җыелган, уңдырышлылык – гектардан 35,4 ц/га. Районда вегетация башыннан бирле 218 мм явым-төшем булган.

Марат Әхмәтов хуҗалыклар җитәкчеләренә урып-җыю эшләрен кыска срокларда һәм оешкан төстә үткәрергә тәкъдим итте. Ул шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан расланган акчалата премияләр турында сөйләде. Иң яхшы күрсәткечләр белән 200 комбайн экипажы 100әр мең сум күләмендә акчалата премия алачак.

Чүпрәле районында министр шулай ук, район башлыгы Александр Шадриков белән кыр өсләрен очып узганнан соң, «Чынлы» күпьеллык үләннәр кырында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

Марат Әхмәтов кырларның торышын яхшы дип бәяләде. «Әлегә бөртеклеләрнең биологик торышына карап кына аларның уңдырышлылыгын күзаллап була, чөнки урып-җыю эшләре башлана гына. Шулай да, уңыш күрсәткечләре үткән елгыдан яхшырак булачак», - дигән өмет белдерде министр. Аннары ул бүгенге көн проблемалары белән кызыксынды һәм сорауларга җаваплар бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International