Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре көзге бодай, арпа һәм борчак орлыкларына грунт-сорт тикшерүе уздырды

2017 елның 2 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Госсорткомиссия» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләреннән, шулай ук «Татарстанның элиталы орлыклары» вәкилләреннән торган комиссия көзге бодай, арпа һәм борчак орлыкларына үткәрелгән грунт-сорт тикшерүенә йомгаклар ясады. Тикшеренүләр Зәй, Арча, Кукмара дәүләт сорт участоклары базасында үткәрелде. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, Зәй дәүләт сорт участогында 95 пробадан 14е тиешле сорт чисталыгы таләпләренә туры килми, Арча дәүләт сорт участогында – 38дән 9ы туры килми, Кукмара дәүләт сорт участогында 87 пробадан 7се сорт чисталыгы таләпләренә туры килми. Грунт-сорт тикшерүе өчен барысы 400 проба чәчелгән иде.

Мондый чаралар авыл хуҗалыгы культуралары орлыкларын китерүчеләр арасында намуссыз эшләүчеләрне ачыкларга ярдәм итә. Сабан бодаена грунт-сорт тикшерүе августның икенче ункөнлегендә уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International