«Бөтенроссия кыр көне – 2017» күргәзмәсе кысаларында мелиорацияне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар

2017 елның 10 июле, дүшәмбе

«Бөтенроссия кыр көне – 2017» күргәзмәсе кысаларында мелиорацияне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Киңәшмәне Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мелиорация департаменты директоры Валерий Жуков үткәрде.

Ул киңәшмәдә катнашучыларга профильле федераль максатчан программаны гамәлгә ашыру йомгаклары һәм перспективалары турында сөйләде.

«Мелиорацияне үстерү авыл хуҗалыгында стратегик мөһим юнәлеш. Аның әһәмиятен истә тотып, программаны финанслау быел 1,5 мәртәбәгә арттырылды һәм беренче тапкыр 11,3 млрд. сум тәшкил итә. Шул күләмдә финанслау 100 мең га чамасы сугарылган җирләрне файдалануга кертергә мөмкинлек бирәчәк, бу узган елгыдан шактый күп», – дип хәбәр итте Валерий Жуков.

Мелиорацияне үстерү чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә үсемлекчелек продукциясен җитештрү 2013 елдагыга караганда 68%ка артты.

Быел төбәкләр программаны гамәлгә ашыруга актив керештеләр – катнашучылар саны 20%ка артты, ягъни 62 субъектка җитте. Валерий Жуков Татарстан Республикасында, шулай ук Волгоград һәм Саратов өлкәләрендә мелиорацияне үстерү буенча эре проектларның яңа буын киң колачлы су сиптерү машиналарын һәм автоматлаштырылган идарә системаларын кулланып гамәлгә ашырылуы турында сөйләде.

Түгәрәк өстәлдә нотык белән «Татмелиоводхоз» ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасында мелиорацияне үстерү программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде. 2011 елдан башлап 30 мең гектардан артык сугарулы җирләр реконструкцияләнгән, 360тан артык плотина һәм гидротехник корылмалар ремонтланган, 700 га җирдә җиләк-җимеш үстерү буенча тамчылы сугаруда интенсив бакчалар булдырылган. Марс Хисмәтуллин, Татарстан мелиораторлары тарафыннан ел саен 1,5 млрд. сумлык төзелеш-монтажһәм эксплуатация эшләре башкарыла, дип ассызыклады.

Түгәрәк өстәл азагында Валерий Жуков тармакның алдынгы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды. «Россиянең агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеш өчен” алтын медаль белән «Татмелиорация» траст компаниясе” ААҖ генераль директоры Әнвәр Залаков бүләкләнде.

Департамент директоры һәм төбәкләр вәкилләре шул ук көнне Лаеш сугару системасының сугарулы җирләрен карадылар, «Казанка» киң колачлы су сиптерү машинасы эшләнә торган Казан су сиптерү техникасы заводында булдылар, аннары Валерий Жуков һәм мелиорация буенча учреждениеләр җитәкчеләре «Бөреле» күптармаклы авыл хуҗалыгы предприятиесе ЯАҖенең гидромелиоратив объектларында булдылар. Әлеге предприятие җәнлек үрчетү, терлекчелек, яшелчәчелек һәм үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International