Татарстан механизаторлары җир сөрү буенча Россиянең VI ачык чемпионатында катнаша

2017 елның 28 июне, чәршәмбе

2017 елның 25 июненнән 1 июленә кадәр Башкортстан Республикасының Уфа районында җир сөрү буенча Россиянең VI ачык чемпионаты уза. Ярышларда илебезнең 30 төбәгеннән 45 механизатор катнаша.

26 июньдә, теоретик әзерлектән соң, катнашучыларны ярышларга сайлап алдылар. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасыннан чемпионатта 2016 елда ярышларда призлы урынны алган – Ирек Галиев катнаша, ул Әтнә районының «Күңгәр» АХҖКыннан, трактор йөртү осталыгы буенча ярышларда – Рәфис Шәмсиев, Мөслим районының «Шәмсиев Р.Г.» КФХсыннан һәм Альберт Әкбәров – Мамадыш районының «Әкбәров А.М.» КФХсыннан.

«Ярышлар кыенрак шартларда уза. Мәсәлән, бүген кичкә финалистлар исемнәре билгеле булырга тиеш иде, тоташ яңгырларга бәйле рәвештә бу эш кичегә, – дип сөйләде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник бүлеге башлыгы Ришат Булатов. – Безнең катнашучылар, минемчә, начар чыгыш ясамадылар».

Җир сөрү буенча Россиянең VI ачык чемпионатының финал ярышлары 30 июньдә һәм 1 июльдә булачак.Ярышларга килгән кунаклар өчен авыл хуҗалыгы техникасы күрсәтелә, нәселле терлекләр һәм терлекчелек җайланмалары күргәзмәсе оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International