Татарстан районнарында терлек азыгы әзерләү куәтләнә

2017 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан районнарында терлек азыгы әзерләү кызганнан-кыза бара. 2017 елның 15 июненә республика буенча 61,7 мең тонна сенаж һәм 0,6 мең тонна печән җыелган.

Күпьеллык үләннәр 42,1 мең га мәйданда җыелган, шул исәптән печән һәм сенаж өчен – 32,6 мең га.

Күпьеллык үләннәр белән иң күп мәйдан Татарстан Республикасының Апас (4,3 мең га), Азнакай (3,5 мең га), Зәй (3,2 мең га) һәм Әлки (2,9 мең га) муниципаль районнарында чаптырылган.

Республикада шулай ук авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен эшкәртү дәвам итә. Чүп үләннәргә каршы 1149,1 мең га мәйдан эшкәртелгән, корткычларга һәм авыруларга каршы – 302,2 мең га һәм 321,3 мең га.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International