Республиканың Актаныш районында иң яхшы сыер савучыларны, зоотехникларны һәм лаборантларны ачыкладылар

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының «Эконом» ҖЧҖ җәйге лагере территориясендә иң яхшы белгечләр – сыер савучылар, зоотехниклар һәм лаборантлар исемен алуга конкурслар узды.

«Мондый чаралар уздыру белгечләргә терлекләрне карау, тоту һәм аларны авырулардан профилактикалау буенча тәҗрибә алмашу өчен уңай мөмкинлек. Яңа гына эш башлаучылар өчен өйрәнү мәйданчыгы да ул», – дип билгеләп үтте Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев.

Машина белән сыер саву операторлары ике этапта ярыштылар. Алар теоретик сорауларга җавап бирделәр һәм саву аппаратын сүтү һәм җыю буенча, сыер саву буенча үз осталыкларын күрсәттеләр. Компетентлы жюри аларның эшен берничә критерий буенча бәяләде: тизлек, операцияләрне төгәл башкару, савылган сөтнең чисталыгы.

Ярышлар йомгаклары буенча абсолют җиңүче булып «Башак» ҖЧҖеннән Альбина Мөхәммәтдинова танылды. 35 яшьтән олырак булган машина белән сыер саву осталары арасында 1 нче урынны “Әнәк” агрофирмасы” ҖЧҖеннән Нәзилә Адиева алды, 2 нче урында – “Актаныш” агрофирмасы” ҖЧҖеннән Тәнзилә Миңнуллина, 3 нче урында – «Эконом» ҖЧҖеннән Илүсә Исламова. 35 яшькә кадәрге сыер савучылар арасында 1 нче урынны «Эконом» ҖЧҖеннән Рүзилә Бәдретдинова яулады, 2 нче урында –«Ташкын» ҖЧҖеннән Ландыш Гибадуллина һәм 3 нче урында – «Чишмә» ҖЧҖеннән Ландыш Вәлиева.

Иң яхшы зоотехник дип “Саф” ҖЧҖеннән Денис Ахияров танылды, лаборантлар арасыннан иң яхшысы дип«Әнәк» агрофирмасы” ҖЧҖеннән Гөлгенә Гайнетдинова танылды.

Команда исәбендә “Әнәк” агрофирмасы” ҖЧҖ командасы җиңүче дип танылды, 2 нче һәм 3 нче урынга «Эконом» ҖЧҖ һәм «Ташкын» ҖЧҖ командалары чыкты.

Җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. “Әнәк” агрофирмасы» ҖЧҖ тагын сөт суыткыч алуга сертификат белән дә бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International