Кече хуҗалыкларны ташламалы кредитлау мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды

2017 елның 28 марты, сишәмбе

Бүген «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан төбәк бүлекчәсендә кече хуҗалыкларны ташламалы кредитлау мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Николай Титов, Ришат Хәбипов, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, шулай ук кредит акчалары алу белән кызыксынучы фермерлар катнашты.

Киңәшмәдә республиканың КФХ һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары вәкилләренә ташламалы кредитлар алуга заявкаларын рәсмиләштерүдә ярдәм итү мәсьәләләре каралды.

Чарада катнашучылар шулай ук кече хуҗалыкларны кредитлау лимитларының районнар трафыннан үзләштерелү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International