Апас районында умартачыларның 2023 елгы эшләренә йомгаклар ясадылар һәм 2024 елга бурычлар билгеләделәр

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

 Бүген Татарстан Республикасы Апас муниципаль районында муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Ленар Хантимиров, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Радик Гыйсмәтов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының умартачылык һәм аквакультура секторы мөдире Динард Гатауллин, Россия авыл  хуҗалыгы  күзәтчелегенең  Татарстан Республикасы буенча   идарәсенең дәүләт инспекторы Гөлнара Арсланова, Апас районы дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Алмаз Гыйбадуллин, «Татарстан умартачылары» төбәк  иҗтимагый оешмасы  вәкиле Ренат Гатауллин,   районның авыл  хуҗалыгы һәм азык-төлек  идарәсе консультанты Искәндәр Шәмсетдинов, район авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, агрономнар һәм умартачылар  катнашында киңәшмә узды. 

 Киңәшмә барышында умартачыларның 2023 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2024 елга бурычлары, шулай ук умартачылыктагы бүгенге проблемалар һәм аларны хәл итү юллары турында фикер алыштылар. Катнашучылар  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры  М.А. Җәббаровның йөкләмәләре исемлеген үтәүгә аерым игътибар  бирделәр. 

 Чыгыш ясаучылар районда баллы үсемлекләрнең мәйданнарын арттыру, умарталыкларны паспортлаштырып бетерү, пестицидлар һәм агрохимикатлар кулланганда умартачыларны, авыл җирлекләре башлыкларын кисәтүнең  тотрыклы системасын булдыру, закон таләпләрен үтәү, умарталарның инфекцион һәм инвазион авыруларын вакытында профилактикалау, агрономнарның һәм умартачыларның күчмә бал  кортларына уяулыгын арттыру,  умартачылар аллеясын тоту, баллы үсемлекләрдән буфер зоналар булдыру, бал дегустациясе буенча зона конкурсын уздыру зарурлыгына игътибар бирделәр.    

Киңәшмәдә катнашучыларга район умартачылыгын уңышлы үстерү өчен кирәкле мәгълүмат җиткерелде.

Киңәшмә ахырында иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән умартачыларга муниципаль район Башлыгы Айрат Җиһаншинның Рәхмәт хатлары тапшырылды. 
 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International