Рөстәм Миңнеханов: Кооперация авыл территорияләрен үстерүдә мөһим роль уйный

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлары вәкилләренең гомуми җыелышында катнашты. Җыелышты  шулай ук Россия  Федерациясе   Үзәк берлеге Советы Рәисе Дмитрий Зубов, Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева һ.б.лар катнашты.

Кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов чыгыш ясады. Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге оешмаларының соңгы өч елда гомуми эшчәнлек күләме 61,3 млрд сум тәшкил иткән, үсеш - ел саен 10%. Хезмәт күрсәтүләрнең гомуми күләме структурасында иң зур өлешне продукция   әзерләү тәшкил итә, ул  - 54%, ваклап сату - 26%, җитештерү - 14% һәм җәмәгать туклануы 5% тәшкил итә.

Соңгы өч елда ваклап товар сату әйләнеше 16,8 млрд сумлык  булган, үсеш - 18%. Бүгенге көндә 135 автокибет 1216 торак пунктка мобиль сәүдә форматында хезмәт күрсәтә. 2021 елдан бирле халыкка комплекслы хезмәт күрсәтүнең 136 пункты файдалануга тапшырылган.

Өч ел эчендә продукция  әзерләү әйләнеше, 1,3 тапкыр артып, 33 млрд сумлык  булган. 2021 елдан бирле үзебезнең продукцияне җитештерү күләме 8,2 млрд сумга җиткән, үсеш - 1,7 тапкыр. Системада икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре җитештерү аеруча үсеш алган. Республика буенча икмәк-күмәч продукциясенең 27%ын кулланучылар кооперациясенең икмәк пешерү предприятиеләре чыгара, ә авыл җирлегендә аларның өлеше 80% тәшкил итә.

Җәмәгать туклануы тармагы әйләнеше өч ел эчендә 3 млрд сумга  җиткән, үсеш - 2 тапкыр. Еллык товар әйләнеше 1 млрд 270 млн сум булган, үсеш - ел саен 30%.

Рөстәм Миңнеханов,  кооперацияне үстерү Россия Президенты Владимир Путин һәм ил Хөкүмәте игътибарыннан һәм ярдәменнән башка мөмкин түгел, дип  билгеләп үтте.  Ул бүген кулланучылар кооперативларының авыл хуҗалыгы кооперациясенә дәүләт ярдәме күрсәтүнең барлык чараларын да алу мөмкинлеге  булуына игътибар юнәлтте. 

 Республика Рәисе аеруча мөһим социаль юнәлеш буенча алып барыла торган  эшләре өчен Татарстан кулланучылар оешмалары берлегенә рәхмәт белдерде. Алар арасында - хәрбиләргә һәм яңа төбәкләрдә яшәүчеләргә ярдәм итү, шәһәр ярминкәләрен оештыру һәм үткәрү, шулай ук «Россия» халыкара күргәзмәсендә катнашу, анда Татарстан халыкларының мәдәнияте һәм авыл халкының яшәү рәвеше күрсәтелде.

Рөстәм Миңнеханов, кооперация авыл территорияләрен үстерүдә мөһим роль уйный, дип  ассызыклады. Мәсәлән, Татарстанда авылда 934 мең кеше яши. “Бүген республиканың барлык районнарында авыл хуҗалыгы продукциясе һәм чимал әзерләү, аларны эшкәртү, сәүдә һәм җәмәгать туклануы белән шөгыльләнүче кулланучылар берләшмәләре булдырылды. Шул ук вакытта районнарда кулланучылар кооперациясенең барлык структуралары да тулысынча  оештырылмаган. Шәһәр һәм район башлыкларына аларның эшен игътибар белән күзәтеп барырга кирәк”, - дип ассызыклады Татарстан  Республикасы  Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге ерак урнашкан һәм  кеше  саны аз булган торак пунктларда яшәүчеләрне товар белән тәэмин итү буенча мөһим функция үти, дип билгеләп үтте.  Республикада бу 1200дән артык авыл бар. “Без бу юнәлешкә аерым игътибар бирәбез, ярдәм күрсәтәбез. Ел саен кооперативлар өчен автокибетләр сатып алына - алар инде 135  булды. Автокибетләр нәтиҗәле кулланылырга тиеш. Урыннарда сыйфатлы сәүдә хезмәте күрсәтүне оештырырга кирәк”, - диде Татарстан Рәисе.

Шулай ук стационар сәүдә объектларын үстерү буенча эш алып барыла. Соңгы 3 елда 39 кибет төзелгән. Быелга  тагын 9 планлаштырылган. Рөстәм Миңнеханов аларның эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген контрольдә тотарга кушты. Һәр кибетнең әйләнеше айга 500 мең сумнан ким булмаска тиеш. Моның өчен яхшы ассортимент тәэмин итәргә һәм бәя линиясен сакларга кирәк, диде ул.

Рөстәм Миңнеханов, бүген райпоның күчемсез мөлкәтеннән нәтиҗәле файдалану мәсьәләсе актуаль, аларның мәйданнары буш торырга тиеш түгел, диде: “Буш биналар булса, аларда җитештерү цехлары оештырыгыз. Һәр квадрат метрда эш алып барылырга  тиеш”.

Республика Рәисе продукция   әзрләү тармагында зур  мөмкинлекләр булын  билгеләп үтте: “Сөтне генә алыйк, Татарстан аны 2 млн тоннадан артык җитештерә. Әгәр әлеге юнәлеш белән системалы шөгыльләнсәң, -  бу зур базар. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы продукциясенең башка төрләре -  яшелчәләр, дару үләннәре бар... Бу - безнең гражданнарның өстәмә керем чыганагы. Әлегә без барлык районнарда да әзерләүнең тиешле дәрәҗәдә оештырылмавын күрәбез. Балтач, Биектау, Менделеевск һәм Түбән Кама районнарында  бу эш тиешенчә  оештырылмаган.

Рөстәм Миңнеханов кадрлар белән тәэмин итү темасына аерым тукталды. “Кадрлар әзерләү бик мөһим. Без Казан кооператив институтына зур өметләр баглыйбыз. Үзәк берлеге коллегаларына максатчан юнәлештә студентлар әзерләүгә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт сүзләре җиткерәм. Әмма  монда эш әле бик күп. Махсус программа әзерләргә кирәк”, - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук үзебезнең продукцияне җитештерү   өлешен арттыру, гомуми туклану юнәлешен алга таба үстерү мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә һәм үзара хезмәттәшлекнең яңа төрләре буенча эшләргә чакырды, мәсәлән, авыл туризмы линиясе буенча.

Россия  Федерациясе  Үзәк берлеге Советы Рәисе Дмитрий Зубов Татарстан кооперативларының эшен югары бәяләде һәм аларны башкалар өчен үрнәк дип атады. “Кооперация үсә һәм бу эштә Татарстан кооператорларының роле зур. Сезнең мисалда без аның ничек эшләвен күрсәтәбез. Биредә система бик дөрес төзелгән. Үз продукциягезне җитештерү тотрыклы үсә”, - дип өстәде ул.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International