Марат Җәббаров: «Илкүләм проектлар ярдәмендә без авыл кешеләренең тормышын яхшырта, аны тагын да уңайлырак итә алабыз»

2024 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Кукмара районы «Татарстан – казанышлар республикасы» дигән автобус марафоны эстафетасын каршылады. 1 мартка кадәр ул республиканың 29 районына керәчәк. Бүген аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Ул, Министрлык тарафыннан ике: «Халыкара кооперация һәм экспорт» һәм «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектлары гамәлгә ашырыла, дип, билгеләп  үтте.

Беренчесе кысаларында - мелиорация юнәлеше буенча сугару һәм киптерү системаларын төзү һәм реконструкцияләү, шулай ук культур-техник чаралар (агач-куакларның төпләрен, тамырларын казып чыгару) аша җирләр әйләнешкә кертелә. 2019 елдан башлап әлеге проект буенча 5082 гектар сугарулы җир файдалануга кертелгән, 1688 гектар мәйданда үскән агач-куак  үсемлекләре тамырдан  казып алынган һәм ул  җирләр эшкәртелгән, шулай ук 520 гектар мәйданда сазлы  җирләрне  киптерү буенча чаралар үткәрелгән.

Проектны гамәлгә ашырыла  башланганнан бирле барлыгы 1,1 млрд. сум күләмендә инвестиция җәлеп ителгән, шуларның 625,2 млн. сумы  дәүләт тарафыннан капланган. 
2023 ел йомгакларыннан  күренгәнчә, «АПК продукциясен экспортлау» юнәлеше буенча нәтиҗәлелек күрсәткече дә  арттырып үтәлгән һәм  458,6 млн доллар тәшкил иткән (агымдагы бәяләрдә). 2019 ел белән чагыштырганда, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау 2,4 тапкырга арткан.

2019 елдан башлап Татарстан Республикасында «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын акселерацияләү» федераль проекты гамәлгә ашырыла, аның кысаларында финанслашу принципларында (РФ бюджетыннан - 81%, ТР бюджетыннан - 19%, фермерларның үз акчалары - 10%) авыл хуҗалыгы товар  җитештерүчеләренә  дәүләт ярдәме чаралары гамәлгә ашырыла.
Шуларның берсе – эш башлаучы эшкуарларның эшчәнлегенә старт бирү өчен    «Агростартап»  гранты ярдәме.

Бу максатлар өчен  2019 елдан 2023 елга кадәр республикада 971,7 млн.сум акча бирелгән, шул исәптән 2023 елда - 49,9 млн. сум. Моннан тыш, проектларны гамәлгә ашыруга 10% күләмендә фермерларның үз акчалары да  юнәлтелгән. 

“Грант шартлары - эш урыннары булдыру һәм авыл хуҗалыгы продукциясе  җитештерүне елдан-ел арттыру. 5 ел эчендә «Агростартап» гранты кысаларында крестьян (фермер) хуҗалыклары тарафыннан 489 эш урыны булдырылды. Шулай ук грант ярдәме исәбенә сыерлар саны 8887 башка артты, шул исәптән сыерлар - 3576 башка, атлар - 500 башка, кош-корт - 146,2 мең башка, сарыклар - 2812 башка», - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров. 

Икенче юнәлеш - авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына һәм эшкәртүчеләргә мөлкәт, техника, җайланмалар һәм авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алуга  бәйле чыгымнарны каплауга субсидияләр.

Әлеге ярдәм  белән 2019 елдан башлап 82 кооператив 805,5 млн. сумлык субсидия алган, шул исәптән 2023 елда 74 кооператив - 352,4 млн. сумлык. 21 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы, 32 берәмлек махсуслаштырылган автотранспорт, 54 берәмлек авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү өчен җайланмалар, 285 баш яшь мөгезле эре терлек, 332 баш тана, 462 мең баш кош-корт, 384 мең җиләк үсентесе сатып алынган.

Ул шулай ук, агымдагы елга «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын акселерацияләү» федераль проекты буенча финанслау суммасы 364,2 млн.сум булачак, дип, билгеләп  үтте, шуның 148,6 млн. сумы - «Агростартап» проектына, 215,6 млн. сумы - авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары  һәм эшкәртүчеләр өчен  субсидияләргә.

Иртәгә автобус марафонын Арча муниципаль районы каршы  алачак. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International