Министрлыкта «Авыл яши» программасы кысаларында беренче уку дәресе узды

2023 елның 22 декабре, җомга

Республиканың муниципаль районнары китапханәләре базасында «Авыл яшы» пилот консультация үзәкләре авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләре нәтиҗәләре буенча барлыкка килде. Проектны тормышка ашыру өчен Әгерҗе, Апас, Баулы һәм Балтач районнары сайлап алынды. 

Әлеге проект авыл халкын эшкуарлык эшчәнлеге алып бару нигезләренә өйрәтү, авыл тормышын популярлаштыру һәм Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне тарату максатында гамәлгә ашырыла.

Проектның максатчан аудиториясе - шәхси ярдәмче хуҗалыклар, КФХ башлыклары, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары һәм авыл   халкы.

Проектны гамәлгә ашыру максатында, Министрлык тарафыннан «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ белән берлектә Укыту программасы эшләнде. Уку дәресләренең тематикасы билгеләнде. 

Проектның нәтиҗәсе буларак, авыл җирлегендә эшкуарлар санын арту,  авыл хуҗалыгы өлкәсендә дәүләт ярдәме  конкурсларында катнашучылар саны арту, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары саны  арту, әгъзалар саны  арту, авыл халкын  эш белән тәэмин итү һәм аларның керемнәре арту күздә тотыла. 

Бу елның 21 декабрендә пилот районнар өчен беренче уку дәресе узды. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов, аудиторияне сәламләп, чыгыш ясады.  Ул проектны гамәлгә ашыруның төп максатларына тукталды, кече хуҗалыкларга ярдәм итү программаларын гамәлгә ашыру буенча елга  йомгаклар ясады. 

«Дәүләти җайга салу һәм федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге дәүләт ярдәме чаралары» темасына лекция белән «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУның мәгълүмат-аналитика бүлеге башлыгы Эльза Мифтахова чыгыш ясады. 
Проектны гамәлгә ашыру 2024 елда да дәвам итәчәк. 
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International