«РИВЦ» АҖ белем бирү эшчәнлегенә лицензия алды

2023 елның 2 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы «РИВЦ» АҖенең белем бирү эшчәнлегенә лицензия бирде.
Бүген «РИВЦ» АҖ Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын цифрлы трансформацияләүнең уникаль программасын гамәлгә  ашыра, аның кысаларында агробизнес белгечләренең квалификациясен күтәрәләр, аларны цифрлы икътисад шартларында эшләргә әзерлиләр.
«АПКда Цифрлы трансформация» белем бирү программасында аграр тармакны һәм аерым хуҗалыкны автоматлаштыру, цифрлаштыру һәм цифрлы трансформацияләү мәсьәләләре ачыла, предприятиене цифрлаштыру өчен җитештерү процессларын диагностикалау алгоритмнары, шулай ук предприятиенең бизнес-процессларына цифрлы карарлар кертү этаплары өйрәнелә.
«АПКда цифрлы трансформация» белем бирү программасында аграр тармакны һәм аерым хуҗалыкны автоматлаштыру, цифрлаштыру һәм цифрлы трансформацияләү мәсьәләләре карала, предприятиене алга  таба цифрлаштыру өчен җитештерү процессларын диагностикалау алгоритмнары, шулай ук предприятиенең бизнес-процессларына цифрлы чишелешләр  кертү этаплары өйрәнелә. 
 Курсның гамәли нәтиҗәсе  конкрет хуҗалыкны  цифрлы үстерү программасыннан һәм предприятие бурычлары өчен индивидуаль сайлап алынган цифрлы чишелешләр җыелмасыннан  гыйбарәт. 
Укуны  тәмамлаучылар   квалификация күтәрү турында дәүләт үрнәгендәге таныклык алачаклар.
Тиздән шулай ук өстәмә белем бирү программаларын эшләү планлаштырыла, шул исәптән VR-тренажерлар кулланып.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International