Министрлыкта “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының 2021 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгаклар ясалды

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге»   ФДБУ киңәшмәсе узды, анда 2021 елда  башкарылган эшләргә якынча йомгаклар ясалды, шулай ук бу ел дәвамына бурычлар куелды. Киңәшмәдә «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге»  ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасарлары һәм баш белгечләре, филиалның районара һәм район бүлекләре башлыклары катнашты. Чарада авыл хуҗалыгы министрлыгыннан министр урынбасары Илдус Габдрахманов, игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков һәм орлыкчылык һәм химияләштерү секторы мөдире Ренат Ногманов катнашты.

 Агымдагы елның беренче яртыеллыгында филиал эшчәнлеге йомгаклары турындагы нотык белән «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге»  ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Виталий Новичков чыгыш ясады. Ул республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә күрсәтелгән хезмәтләр турында сөйләде. Аерым алганда, бөртекле, кузаклы һәм ярма культураларының орлык фонды сортларын яңарту, республикада чәчелә торган культуралар орлыкларына фитопатологик анализ үткәрү, үткәрелгән грунт-сорт тикшерүе нәтиҗәләре турында, 2022 елда үз көченә керәчәк сорт чәчүлекләрен кырда  сынау ысулындагы үзгәрешләр турында, фитосанитар мониторинг нәтиҗәләре һәм республиканың 43 муниципаль районында филиал белгечләре үткәргән башка күп кенә эшләр турында мәгълүмат бирелде.

Виталий Новичков «Цифрлы фитомониторинг» мәгълүмат системасы мөмкинлекләрен киңәйтү мәсьәләсенә аерым игътибар юнәлтте. Әлеге программа хәзер хуҗалыкларда фитосанитар мониторингны оештыру өчен өстәмә функцияләр белән тулыландырылган.

Киңәшмәдә шулай ук үсемлекләрне биологик яклау чараларын җитештерү турында да сүз барды. Татарстанның унсигез районында үсемлекләрне биологик яклау чаралары филиалы тарафыннан җитештерелә торган нәтиҗәлелекне күрсәтү өчен 22 хуҗалыкта төрле авыл хуҗалыгы культуралары кырларында демонстрацион тәҗрибә уздырылган.

 2021 елның 1 мартыннан республикада барлык милек рәвешләрендәге авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре  һәм халык өчен Чирмешән, Тукай, Әлмәт, Кукмара һәм Тәтеш муниципаль районнарында биш консультация пункты ачылды һәм тиешле хезмәтләр күрсәтелә. Консультация пунктларында бакчачылар, шәхси хуҗалык тотучылар орлыклар һәм үсентеләр сатып алганда  аларны  куллану буенча консультация дә ала алалар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International