АГРОКӨЧ органик ашламалар җитештерү мәйданчыгы төзи башлады

2021 елның 12 июле, дүшәмбе

АГРОКӨЧ үз чималы  нигезендә органик  ашламалар  җитештерү  мәйданчыгы  төзи башлады.   Булачак җитештерү урынында  хәзер   әзерлек һәм җир эшләре алып барыла, төзелешне исә 2021 елның дүртенче кварталында тәмамлау планлаштырыла. Кош-корт үстерү буенча җитештерү мәйданчыкларында ел дәвамында  100 мең тоннадан артык тизәк җыела, ә шуның  нигезендәге  органик ашлама кырларда  туфрак сыйфатын сизелерлек яхшырта һәм холдинг үстерә торган   барлык культураларның уңдырышлылыгын арттыра. Компания белгечләре аэроб биотермик процесс рәвешендәге  компостлау ысулын сайлаганнар.  Органик калдыклар термофиль бактерияләр белән табигый зарарсызландырылалар, алар кислород кергәндә активлаша. Бу процессны аэроб бактерияләре эшчәнлеге өчен идеаль шартлар булдыру һәм башлангыч материалда кислород күләмен арттыру ярдәмендә тизләтергә мөмкин, ә ул исә  бактерияләрнең актив үрчүенә  һәм   эшләвенә  китерә.   

Материалны кислород белән баету махсус җайланмалар һәм техника ярдәмендә башкарыла.  Компост чималын болгаталар, ваклыйлар һәм  кислородның күбрәк  мәйданга  үтеп  керүен тәэмин итәләр,  ә технологик контроль һәм процессны автоматлаштыру чаралары компостлауны  тизләтү  процесслары  белән  нәтиҗәле идарә итәргә мөмкинлек  бирә.  

 Кирәк булганда, ашламаны файдалы өстәмәләр белән баеталар.

Технологик процессның барлык стадияләрендә ук контроль алып барылачак,     ә продукциянең әзерлеге барлык күрсәткечләрнең норматив документлар таләпләренә туры килүе турындагы бәяләмә белән раслана.     

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International