Кыр хәбәрләре:18 район чәчүлекләрне тукландыруга чыкты, ә Азнакай районында күпьеллык үләннәрне тырмалыйлар

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

Язгы һава торышының үзгәреп торуына карамастан, республика аграрийлары язгы кыр эшләрен дәвам итәләр. Бүгенге көнгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 18 район:Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Баулы, Буа, Чүпрәле, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат, Сарман, Тукай, Чирмешән, Чистай һәм Ютазы районнары игенчеләре көзге һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр.

Республика складларында орлыкларны инкрустацияләү эше дәвам итә. Бу эшкә 19 район керешкән инде, болар:Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Буа, Чүпрәле, Зәй, Кама Тамагы, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Тукай, Чирмешән, Чистай һәм Ютазы районнары.

Азнакай районы аграрчылары 0,2 мең га мәйданда күпьеллык үләннәрне тырмалыйлар.

2021 елгы кыр эшләренең барышы турында тулырак мәгълүмат белән безнең рәсми сайтта Оператив мәгълүмат бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International