Марат Җәббаров Чистай районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең эшен тикшерде

2020 елның 10 апреле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Чистай районында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Аның белән бергә район башлыгы Дмитрий Иванов йөрде.

Марат Җәббаров, беренче булып, «Кулон» агрофирмасында буллы. Кызыл Ялан авылында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры терлекчелек комплексындагы эшләр белән танышты.

«Күптән түгел генә әле бу хуҗалык проблемалы хуҗалыклар рәтендә иде, базасы нык иде. Хәзер биредә технологик мәсьәләләрне хәл итәләр. Озакламый тәртип урнаштырырлар, дип ышанам», – диде Марат Җәббаров.

Быел Чистай районында барысы 67900 гектар җир чәчелергә тиеш. Районның барлык хуҗалыкларында көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру тәмамланган. 12 мең гектарда туңга сөрелгән җирләр тырмаланган, 700 гектарда – көзге культуралар тырмаланган.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы район хуҗалыкларында чәчүгә әзерлекнең торышына яхшы бәя бирде һәм техника паркын яңарту, орлыкларны әзерләү һәм ашламалар туплау буенча башкарыла торган эшләрне билгеләп үтте. Мәсәлән, Марат Җәббаров булган «Чистай Агро» хуҗалыгында быел 5 заманча яңа чәчү комплексы алынган, сыйфатлы орлыклар әзерләнгән һәм ашламалар кайтаруны дәвам итәләр.

«Чистай районында, республиканың башка районнарындагы кебек, язгы кыр эшләре бар куәткә бара. Көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру тәмамланган. Кайбер хуҗалыкларда яңа чәчү комплекслары сатып алганнар, бу чәчүгә әзерлекнең яхшы булуын күрсәтә, – дип ассызыклады Марат Җәббаров. – Минераль ашламалар туплау буенча Чистай районы быел лидерлар арасында. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча хуҗалыкларга вегетациянең бөтен чорында 1 гектарга кимендә 70 кг ашлама кертергә кирәк. Бүгенгә республикада 1 гектарга 52 кг чамасы тупланга, Чистай районында – 50 кг-га якын. Әмма хуҗалыклар бу күрсәткечне 70 кг-га җиткерүне планлаштыралар. Вакыт бар әле, бу дәрәҗәгә ирешерләр, дип уйлыйм».

Чистай районында чәчү эшләрендә 200дән артык трактор, 16 чәчү комплексы, 170 агрегат, культиваторлар, чәчкечләр эшләячәк.

Марат Җәббаров «Чистай» агрофирмасында яңа чәчү комплексларының эшен бәяләде. Биредә игенчеләр кыр эшләренә гадәттәгедән иртәрәк тотынганнанр. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре солы һәм арпа чәчә башлаганнар.

«Без ашлмаларны вакытында керртек, көзге культуралар бик әйбәт кышлап чыктылар. Минераль ашламаларны җитәрлек тупладык, яңа техника сатып алдык. Һава шартлары комачауламаса, чәчүне уңышлы уздырып, мул уңыш алырбыз дип уйлыйбыз», – дип ышыныч белдерде «Чистай» агрофирмасы директоры Иван Шугаев.

Бүгенге көнгә Чистай районында «Родник» хуҗалыкларында чәчүгә керешкәннәр (биредә 150 гектарга якын арпа чәчелгән), «Чистай» агрофирмасында 300 гектар арпа, 150 гектар солы чәчкәннәр, район фермерлары әлегә 270 гектар чәчкәннәр. Кырларда һәм фермаларда барлык эшләр коронавирус инфекциясенең таралуын булдырмау өчен яклау чараларын үтәп башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International