Арча районы фермеры Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән йорт төзеде һәм гаилә фермасын ачты

2020 елның 27 марты, җомга

Без һәр атнада авылда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән үз эшләрен ачкан, гаилә фермаларын төзегән һәм яраткан эшләре шөгыльләнүче кешеләр һәм яшь эшкуарлар турында язабыз. Шундыйларның берсе – Арча районыннан Әхмәтхановлар гаиләсе.

«Мин гаиләдә төпчек бала. Әтием һәрвакыт, син өйдә, төп нигездә каласың инде, дип әйтә иде. Шуңа күрә мин авылдан китү турында уйламадым да. 5 сыйныфта укыганда ук әти белән сарыклар көтүе көттем, 7–8 сыйныфларда комбайнда эшләдем. Армиядән кайткач, машинада эшләдем, аннары механик, инженер булдым. Башта Әтнә совхоз-техникумын тәмамладым, аннары - авыл хуҗалыгы институтын. Фермерлар барлыкка килә башлагач, мин дә үземне сынап карарга ниятләдем. Башта арендага 27 гектар пай җирләре алдым, аларда күпьеллык үләннәр чәчтем. Әмма табыш алалмадым. Шуннан соң гаилә фермасы төзергә булдым. Суыткыч, транспортер һәм башка җайланмалар сатып алдым. 2013 елда «2012-2014 елларга Татарстан Республикасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча 900 мең сум субсидия алдым», – дип сөйли Фәнис Әхмәтханов.

Хәзерге вакытта фермерның 50 баш эре мөгезле терлеге (25 – савым сыеры, калганнары – таналар һәм бозаулар), 200 гектар җире (аренда өчен гектарга меңәр сум түли), 10 бер. авыл хуҗалыгы техникасы бар. «Махсус программа буенча дәүләт техника бәясенең 40 процентын субсидияләде», – дип сөйли фермер. 2019 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы моның өчен 280 мең сум акча бүлеп биргән иде.

Узган ел фермерлар мул уңыш җыйганнар, хәтта сатарга да калган. Тәүлеклек сөт савымы 400 литрга җитә, бер сыердан уртача савым – 17-18 литр. Сату буенча проблема юк – сөтне литрын 25-26 сумнан сөт комбинатына тапшыралар.

«Эшләрне гаилә белән башкарабыз. Гүзәл – сыерларны сава, балалар ярдәм итәләр. Бездә ялланып эшләүче бер хезмәткәр бар, аңа хезмәт хакы түлим. Калган барлык эшләрне үзем башкарам. Моңа кадәр техника ремонтлау белән мәшгуль идем, язгы чәчүгә әзерләнәбез. Язгы-көзге чорларга тагын хезмәткәрләр яллыйм, – дип, үз фикерләре белән бүлеште Фәнис. – Тырышкан кешегә авылда яшәү авыр түгел. Әмма эшләргә кирәк. Ә бит үзебез өчен эшлибез. Бөтен керем – үзебезгә. Мин бернигә дә зарланмыйм».

«Мин дә килешәм. Ике катлы йорт төзедек. Чын шәһәр коттеджы кебек, бөтен уңайлыклар бар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» программасы буенча 2018 елда төзелеш өчен 800 мең сум субсидия алдык, бу бик вакытлы булды безнең өчен. Тырышырга туры килә инде, ә бит бу үзебез өчен», – дип, Гүзәл дә иренең сүзләренә кушылды.

Шуны искәртәбез, «Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Татарстанның эш башлаучы фермерлары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Агростартап» программасы буенча үз эшләрен ачу өчен 6 млн. сумга кадәр грант ала алалар. Заявкалар 31 мартка кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International