Язгы кыр эшләренә Татарстанның 41 районы игенчеләре кереште

2020 елның 27 марты, җомга

Кышның аномаль җылы булуы һәм язның иртә килүе аркасында игенчеләрнең планнарына үзгәреш кертелде һәм бу авыл хуҗалыгы эшләрен гадәттәгедән иртәрәк башларга мөмкинлек бирде. 41 районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре бөртекле көзге культураларны тукландыру эшләрен башкаралар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре буенча, бүген көндә язгы кыр эшләренә түбәндәге районнар кереште: Актаныш, Чистай, Азнакай, Буа, Биектау, Мөслим, Алексеевск, Арча, Апас, Лаеш, Минзәлә, Сарман, Ютазы, Аксубай, Әлмәт, Әтнә, Баулы, Чүпрәле, Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы, Лениногорск, Мамадыш, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Тукай, Әлки, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Кукмара, Саба, Спас, Теләче һәм Чирмешән районнары.

«Районнардан, ашламалар кертергә иртәрәк түгелме әле, дигән сораулар килә. Галимнәр һәм практиклар күрсәтмәләре буенча, иртә тукландыру икътисадый акланган агроалым, бигрәк тә көзге культуралар зәгыйфьрәк чыккан кишәрлекләрдә. Шуңа күрә эшне шундый кишәрлекләрдән башларга кирәк. Чәчүлекләрне тукландыруны иртә башлау агрегатларга һәм эшләүчеләргә йөкләнешне нәтиҗәлерәк бүләргә мөмкинлек бирә», – дип, билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы күп экспертларның булачак уңышка фаразларын билгеләп үтте һәм шуңа бәйле рәвештә соңгы 30 елда кыр эшләре буенча түбәндәге статистиканы китерде: соңгы 30 елда иң югары уңыш җыелган еллар – 1997 һәм 2008 еллар. Әмма 1997 елда чәчүгә соң чыгалар, апрельнең өченче декадасында (24.04.1997, тулаем җыем – 6,2 млн тонна), ә 2008 елда – күпьеллык уртача вакыттан иртәрәк, апрельнең беренче декадасында (07.04.2008, тулаем җыем – 6,3 млн тонна). Моннан нәтиҗә, уңыш күрсәткечләре эшләрнең кайчан башлануына гына түгел, ә вегетация чорындагы һава шартларына, шулай ук технологияләрнең үтәлешенә дә бәйле. Болар шулай ук уңыш өчен зур әһәмияткә ия.

Бүгенгә республикада көзге культуралар 162,1 мең гектарда тукландырылган, күпьеллык үләннәр – 50,1 мең га. Быел көзге культураларны барысы 486,7 мең га мәйданда тукландырырга кирәк булачак, күпьеллык үләннәрне – 484,1 мең гектарда.

Көзге культураларны тукландыруны Зәй һәм Тәтеш районнары тәмамлады.

Республика кырларында орлыкларны инкрустацияләү буенча актив эш алып барыла. Бу эшкә Зәй, Кайбыч, Нурлат, Сарман, Тәтеш, Ютазы, Түбән Кама, Тукай, Минзәлә һәм Аксубай районнары кереште. Бүгенгә ул эш 10,5 мең тонна башкарылган.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы искәртүенчә, Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга бюджеттан ярдәм ала алалар. Бу акчаларны бер гектар чәчүлеккә кимендә 35 кг минераль ашламалар туплаган хуҗалыклар алырга мөмкин.

Быел бер гектар чәчүлек мәйданына 70 кг-нан артык туклыклы матдә кертү бурычы куелды. Шуңа күрә түбәнрәк күрсәткечле районнарга активлашырга кирәк. Минераль ашламалар авыл хуҗалыгы культуралары уңышын арттыруда төп нигез булып тора. Ашламалар, уңышны гына арттырып калмыйча, үсемлекләрнең сыйфатын да арттыралар: аларда шикәр, май, аксым, шулай ук биологик актив матдәләр күләмнәре арта. Шуңа күрә минераль ашламалар туплау һәм кертү эше җитәрлек күләмдә алып барылмый торган районнарга моңа игътибарны арттырырга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International