Район хәбәрләре: Менделеевск районында уңыш бәйрәме узды

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Бүген    Менделеевск районында авыл  хуҗалыгы  җитештерүе  вәкилләре   – механизаторлар, комбайнчылар, машина  белән  сыер саву   операторлары, бозау  караучылар, терлекчеләр, авыл  хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм  агросәнәгать комплексы  ветераннары  уңыш  бәйрәменә  җыелдылар. 

Чараны  ачып,  район  башлыгы   Валерий Чершинцев: «Районда,  җирдә  эшләүче  кешеләрне  хөрмәтләп, аларга  рәхмәт сүзләре  әйтеп,   хезмәт алдынгыларына бүләкләр  тапшырыла  торган  бик  күркәм  бәйрәм  бар.  Нәкъ  менә  сез, елдан-ел  хезмәт  нәтиҗәләрен  яхшыртып,    район  икътисады  үсешенә  үзегездән зур  өлеш  кертәсез. Мин  сезгә  авыр  хезмәтегез һәм  бүгенге  көндә   күңелләрне сөендерә  торган  уңышларыгыз  өчен  чын  күңелдән  рәхмәт  әйтәм», -  дип  белдерде. 

Аннары  тантанада  катнашучыларга  районның Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы    Илнур Фәрухшин мөрәҗәгать  итте.  «Районның  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләрендә    32355 гектар чәчүлек  җирләре  бар, авыл  хуҗалыгы җитештерүен  җаваплылыгы  чикләнгән  7 җәмгыять,  шулай  ук  8  эре  фермерлык  хуҗалыгы,    50 кече  хуҗалыклар  алып  бара.    2019 елда    503 миллион  сумлык  продукция  җитештерелгән.    Бөртекле  культураларның  бер гектардан  уңышы    25 центнер тәшкил  итә,  2018 елда    19,25 центнер  иде.  Авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре   34 мең  тонна  ашлык җыйдылар,  бу  узган  елга  караганда     10 мең  тоннага  күбрәк.   Бу  елның  10 ае  эчендә  барлык     категория  хуҗалыкларда     8469 тонна сөт,   1440 тонна  ит  җитештерелгән.  Авыл  хуҗалыгы  предприятиеләрендә     4837 баш  эре  мөгезле  терлек бар, шул  исәптән   1897 баш  сыер, 1489 баш  дуңгыз,  1516 баш  сарык, 36  мең  баш  кош-корт.   Сыерларның сөт  бирүчәнлеге    3471 кг тәшкил  итә,   2018 елда   -   3263  кг. Районда  сөт  саву  күрсәткечләре  буенча  алдынгылар  рәтендә  бара  торган        хуҗалыклар  бар,  мәсәлән:   Аглиева Динара  КФХында    10  айда   6859 кг сөт  савылган. Бу  -  күрсәткечләрне  тагын  да  яхшыртырга  мөмкин дигәнне аңлата.   Мөмкинлекләр  бар», - диде   Илнур Фәрухшин.

Гаилә  крестьян-фермер  хуҗалыклары  арасыннан  КФХ башлыклары    Хәйриев Илнурны, Харитонов Георгийны, Нигъмәтҗанов    Алмазны, Васильев  Леонидны һәм   Васильев  Николайны  билгеләп  үттеләр, алар  терлекчелек һәм  үсемлекчелек  тармакларында югары  күрсәткечләргә  ирешәләр,  җитештерүне арттыралар, терлекләрнең  продуктивлыгын  арттыралар һәм  хуҗалык  белән  төпле  эш  итүгә  үрнәк  булып  торалар.  

Дәүләт авыл  хуҗалыгына  субсидияләр  һәм  грантлар  белән  ярдәм  итә.  2019 елның  10 аенда   Менделеевск районында аларга  төрле  статьялар буенча    47 миллион сумнан  артык  субсидия  бирелгән.  Быел     2 КФХ   грант   алды:  КФХ башлыгы  Харитонов Георгий   - 6 миллион сумнан  артык  -  200 башка исәпләнгән  сыер абзары  төзүгә һәм  токымлы  терлек  сатып  алуга;  КФХ башлыгы  Антипова Гүзәл  -  «Агростартап»   программасы  буенча  - 3 миллион сум -  умартачылыкны  үстерүгә.    «Доминант» авыл  хуҗалыгы кооперативы йорт кошлары сую   цехын  төзүгә      Татарстан  Республикасы  бюджетыннан  ярдәм  алды.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International