Марат Әхмәтов Казахстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры белән очрашты

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  Казанга  эш  сәфәре  белән  килгән   Казахстан  Республикасы  авыл  хуҗалыгы  министры  Сапархан  Омаров   белән  очрашты.

Марат  Әхмәтов  Агросәнәгать паркы    генераль  директоры   Олег  Власов  белән бергә  “Казан” агросәнәгать паркы  буйлап  кунаклар  өчен      экскурсия  оештырдылар,  алар  сәүдә залларын һәм  җитештерү    цехларын  карап  чыктылар. 

«Агропарк – ул  заманча,  күпфункцияле  технологик   комплекс, аның  эшчәнлеге  авыл  хуҗалыгы  өлкәсендә  кече  һәм урта  ээшкуарлык  эшчәнлеген  үстерүгә  юнәлдерелгән.  Биредә  авыл  хуҗалыгы  продукциясе  белән  сәүдә  итүнең     уникаль  системасы  булдырылган  - “фермердан  кулланучыга  кадәр  арадашчыларсыз”  системасы,  ул  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчесенә  уңышлы  бизнес  булдыру  өчен  барлык  шартлардан  файдаланырга  ярдәм  итә,  ә  сатып  алучыга  -   продуктларның  бәясендә  һәм  сыйфатында  отарга», - дип  сөйләде  Марат  Әхмәтов.

«Агропаркта  авыл  хуҗалыгы җитештерүчеләренә  үз  продуктларын  сакларга,  эшкәртергә,  төргәкләргә һәм  сатарга  мөмкинлекләр  тудырылган.    Бүген  биредә  281 резидент эшли.   1200дән артык  эш  урыны  булдырылган.    Комплекста  эшкәртү  буенча   20 җитештерү (производство)  эшли.  Мәс., сатып  алучылар  өчен  һәркөнне  фермер сөте  китерелә.  Сатылып  бетмәгәне  шунда  ук  сыр  эәзерләү  өчен  кулланыла», - дип  өстәде Олег Власов.

  Казахстан Республикасы  делегациясе  шулай  ук  Казан     ипподромында  да  булды. 

Белешмә  өчен:

  «Казан» агросәнәгать паркы  авыл  хуҗалыгы  продукциясе  җитештерүчеләренә  үз продуктларын  сату  һәм  кулланучыларны    сыйфатлы,  натураль  азык-төлек  продуктлары  белән  тәэмин  итү өчен   шартлар  тудыру  максатында  төзелде.  

  Агропаркның  гомуми  мәйданы   8 гек ардан  артык.  Төп бинасының  мәйданы     50 мең  кв.м.

Бинада  түбәндәгеләр  урнаштырылган: 

-авыл  хуҗалыгы  продукциясен  эшкәртү   цехлары  (10 модуль  - 7130 кв.м),

- склад  урыннары,  туңдыру   камералары  (4000 кв.м),

- пекарня (230 кв.м),

- сәүдә  залы (424 эш  урыны  - 14  кв.м.),

- кафе (100 урынлы  - 700 кв.м),

- кунакханә  (37 номер - 3800 кв.м. барысы),

- административ офислар  (18дән 91 кв. метрга  кадәр).

Комплекста автотранспорт  өчен  күпурынлы   парковка көйләнгән.    «Казан» агросәнәгать паркы   инновацион үсешкә  омтыла,   әмма  шул  ук  вакытта  безнең  төбәктә  сәүдә  өлкәсендә  урнашкан    традицияләргә сакчыл  карый.  Нәкъ  менә  шуның  өчен  аның  территориясендә    ярминкә   мәйданы  сакланып  калган биредә  көзен  һәм язын  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан авыл  хуҗалыгы  ярминкәләре  оештырыла.     

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International