“Татарстанда кыр көне – 2019” күргәзмәсе кысаларында терлекчелек мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр узды

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

Бүген  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче   урынбасары һәм  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары   Нәҗип Хаҗипов “Татарстанда  кыр  көне – 2019” күргәзмәсенең  эшлекле  программасы  кысаларында  терлекчелек  буенча  белгечләр  белән  түгәрәк  өстәлләр  уздырдылар.   

Сөт  терлекчелеге  буенча  түгәрәк  өстәлне  ачып,    Нәҗип Хаҗипов болай  диде: «Узган  айда  республика  беренче  мәртәбә  тәүлеклек  савым күләмен  4000  тоннадан  арттырып  җибәрде». Ул  моңа  үзләреннән  саллы  өлеш  керткән  районнарны  атады.  Алар  арасында:  Әтнә, Кукмара һәм  Балтач  районнары.   «Алар  ел  буена  тәүлеклек  савым күләмен  ышанычлы  рәвештә  200 тоннадан  артык  тоталар», - дип өстәде  Нәҗип Хаҗипов.

Искәртеп  узабыз,  2  июльдә Кыр көне  кысаларында  шулай  ук  машина  белән  сыер  саву  операторларының  республика конкурсы  узды.  

Шуны  әйтергә  кирәк,  сөт  терлекчелеге  Татарстан агросәнәгать комплексының өстенлекле  юнәлешләреннән  санала һәм   республикада  сөт  сатуга  һәм  сөт  җитештерүгә Министрлык  тарафыннан  күрелә  торган  дәүләт  ярдәме чаралары аркасында   уңай  нәтиҗәләр  күзәтелә.  Татарстан сөт җитештерү  һәм сөт сату  күләмнәре  буенча  Россия  Федерациясе  төбәкләре  арасында  алда  бара.    

Түгәрәк  өстәлдә  катнашучылар шулай  ук    генетик  селекция, җитештерүнең  нәтиҗәлелеге,  терлекләрне  ашату  һәм  тоту  технологиясе,  сөт  терлекчелеге  өчен  сыерларның  төрле  токымнары турындагы,  шулай  ук  башка     актуаль мәсьәләләрне  карадылар.

Аннары  катнашучылар  эшне  Татарстан  Республикасы Сөт  җитештерүчеләр  берлеге  диреторы    Денис  Пирогов  белән  бергә  алып  бардылар.  Ул  2019-2024 елларга  Татарстанда  сөт  терлекчелеген  үстерү  бурычлары  һәм  мөмкинлекләре турында,  сөткә  бәяләрнең  динамикасы һәм  сөт  базары  балансы  буенча  чаралар  күрү  турында  сөйләде.  

Эшлекле  программа кысаларында  шулай  ук  ит  терлекчелеге  буенча  түгәрәк  өстәл  узды,  анда  авыл  хуҗалыгы предприятиеләре икътисадчылары  да  катнашты.      Катнашучылар  терлек  үрчетү проблемаларын,   терлекчелектәге  чыгымнарны  исәпкә  алу  мәсьәләләре, терлекләрне  ашату  һәм  тоту  үзенчәлекләрен  карадылар. Чарада   ит  терлекчелеге  белән  шөгыльләнүче  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре, чыгышлар  ясадылар,  шулар арасында     Америка  кунагы   Джон Аскоу та  бар. Ул  үз  тәҗрибәсе  белән  бүлеште һәм  Актаныш  районында терлек  симертү  базасын  төзү  планнары  турында  сөйләде. 

Чара  ахырында  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре икътисадчылары  арасында узган  конкурска  йомгаклар  ясадылар.    1 нче  урынны, теоретик  биремнәр һәм  практик  күнекмәләр  буенча  югары  нәтиҗәләр  күрсәтеп, «Возрождение» (“Яңарыш”) агрофирмасыннан    Гөлнара Насыйрова алды.   2 нче  урынны - “Нөркәй” агрофирмасыннан   Зөлфия Котдусова һәм  3 нче  урынны  место – «Заволжье» (“Идел  аръягы”) ВЗПыннан Айна Гайнуллина  алды.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International