Казанда Сабантуйның төп кунаклары хезмәт кешеләре булды

2019 елның 23 июне, якшәмбе

23 июньдә Казанда   милли татар бәйрәме – Сабантуй гөрләп узды.  Сабантуйның  төп  мәйданы   Тынычлык  бистәсендәге  Каенлыкта  оештырылды,  биредә    Татарстанның 11 муниципаль районы үз  утарларын  ачты.  Һәр  район үзләренең  үзенчәлекле  яклары  һәм аерымлыгы  белән   Сабантуй  кунакларын  гаҗәпләндерергә  тырышкан.  Мәсәлән, Теләче районы    мәйдан  кунаклары  өчен  татар  халкының  горурлыгы  булган  “Татар” токымлы  ат  алып  килгән.

Бәйрәмнең  мәртәбәле  кунаклары  булып  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов,    Төрекмәнстан  Президенты   Гурбангулы Бердымөхәммәдов, Татарстан  Республикасы Дәүләт Киңәшчесе    Минтимер Шәймиев, Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов һәм  башка  рәсми  затлар  килде.  

Мәйданда  бәйрәм  тантанасын  ачу  хезмәт  кешеләрен – Татарстанның  агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен  котлаудан  башланды.  Сәхнәгә,  горур  атлап,  Әгерҗе  районыннан хезмәт  династияләре  вәкилләре Тимофеевлар һәм Балтач  районыннан Саттаровлар чыктылар,  аларның  4  буынын  авыл  хуҗалыгы  бәйли,  алар  барысы  да  җирдә  эшләүчеләр.       

Аннары сәхнәгә АПК   ветеранннары  менде.  Лениногорск районыннан Роза Гафиятуллина   54 ел  инде  авыл  хуҗалыгына  хезмәт  итә,  озак  еллар  сыер  савучы  булып эшли.   Тәтеш  районыннан  Иван Афанасьев «Родина»  авыл  хуҗалыгы предприятиесендә  42 ел  эшли.  Владимир Яшанинның  хезмәт     стажы    55 ел,  һәм  бүген  дә  ул  үзенең  фермер  хуҗалыгында  эшли.    Хатыйп Сибъгәтуллин 55 ел   тракторчы-машинист булып  эшли.    Венера Фәсхетдинованың  хезмәт   стажы – 44 ел.  Хәзер  дә,  пенсиядә булуына  карамастан,  яраткан  эше  белән  шөгыльләнә -  сыер  савучы  булып  эшли.  

Алар  артыннан  сәхнәгә   механизаторларны, терлекчеләрне, фермерларны, авыл  хуҗалыгы предприятиеләре белгечләрен  һәм  җитәкчеләрен  чакырдылар.   Алар  барысы  да  Сабан  туеның  төп  кунаклары  булдылар. 

Рөстәм Миңнеханов,   Сабантуй - ул игенчеләр  һәм җирдә эшләүчеләр  бәйрәме,  диде.    «Аларның  хезмәте  - республикабыз муллыгының һәм иминлегенең төп  нигезе.  Бу  бәйрәм  безнең  өчен  бик  мөһим.  Ул Россия  халыклары мәдәниятенең бай  палитрасында  чагылыш  тапты,  аны  саклау  һәм  үстерүдә  безнең  илкүләм  лидерыбыз – Россия   Президенты Владимир Путин даими  кайгыртучанлык  күрсәтә»,  - дип  ассызыклады  ул.   

Аннары  Татарстан  Республикасы  Президенты   Владимир  Путинның  бәйрәм  уңаеннан катнашучыларга юллаган  сәламен  укыды. Чара  бик  бай    концерт  программасы  һәм  мавыктыргыч ярышлар  белән  дәвам  итте.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International