Татарстанда, чит илләр тәҗрибәсен өйрәнеп, эре мөгезле терлекләрне тукландыру һәм үрчетү буенча конференция узды

2019 елның 7 июне, җомга

6 июньдә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәмендә  “Татарстанның  агробизнес кадрларын  яңадан  әзерләү  институты”  «ТИПКА»  өстәмә   һөнәри белем  бирү  буенча ФДБМУ   базасында   Татарстан  Республикасының  сөтчелек  хуҗалыклары җитәкчеләре  һәм   белгечләре  өчен  АКШта  һәм Россиядә  терлекләрне  тукландыру  һәм  үрчетү  буенча    конференция узды.

Чарада  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Нәҗип Хаҗипов, икътисад  фәннәре  докторы, профессор, «ТИПКА» өстәмә   һөнәри белем  бирү  буенча  ФДБМУ ректоры    Николай Якушкин, ветеринария  фәннәре   докторы, Вашингтон  университеты  магистры   Брайн Митчелл һәм  ветеринария  фәннәре   докторы,  «Петр I  ис. Воронеж  дәүләт аграр университеты» югары  белем  бирү ФДБМУнең    акушерлык һәм авыл  хуҗалыгы хайваннары    физиологиясе  кафедрасы мөдире Константин Лободин катнашты.

 Семинар кысаларында  хайваннарның   продуктивлыгы, җитештерү   менеджменты,  терлекләрне  репродукцияләүдә  югары  күрсәткечләргә  ирешү  мәсьәләләре  буенча  фикер алыштылар,    шулай  ук, хайваннар  сәламәтлегенә  зыян  китермичә,    мөмкин кадәр күбрәк  икътисадый  табыш алу  буенча  чит  илләр тәҗрибәсен  өйрәнделәр.  Чара  барышында   хайванның  һәр үсеш  этабын һәм  сәламәт,  табышлы  терлекләр  булдыру  өчен  аның  әһәмиятен  җентекләп  өйрәнделәр.     Брайан Митчел, бозаулар  менеджменты   программасыннан алып ремонт  таналар  программасына кадәр  һәм  кысыр  сыерлардан   алып  күчеш  чоры  сыерларына  кадәр -     хайваннарны   дөрес  тукландыру  һәм  менеджмент  беренчел  әһәмияткә ия,  дип  билгеләп  үтте.    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International