Министрлыкта бакчачылык җәмгыятьләрендә су объектларына хокук билгеләү документларын рәсмиләштерү мәсьәләләрен карадылар

2018 елның 3 марты, шимбә

Министрлыкта бакчачылык ширкәтләрендә су белән тәэмин итү объектларына хокук билгеләү документларын рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Фикер алышуда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүлекләре башлыгы Александр Дружин, «ТР Газлаштыру фонды” ДБУ директоры урынбасары Евгений Волков, Татарстан Республикасы Бакчачылар берлеге рәисе Владимир Дейнекин, Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе, «ТРның техник инвентаризациясе бюросы”, муниципаль районнарның башкарма комитетлары вәкилләре, республиканың бакчачылык ширкәтләре рәисләре катнашты.

Киңәшмә барышында бакчачылык ширкәтләрендә су белән тәэмин итү объектларына хокук билгеләү документларын рәсмиләштергәндә барлыкка килә торган төп проблемалар - техник планнарның, проект документациясенең булмавы һәм бакчачылык ширкәтләренең гомуми файдаланудагы җирләре өчен бакчачыларның җир кишәрлекләренә салым салу мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Шулай ук бакчачылык ширкәтләрендә каты калдыклар җыюны оештыру мәсьәләләре дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International