Министрлыкта Татарстан һәм Казахстан Республикасының Кустанай өлкәсе арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2017 елның 20 октябре, җомга

Бүген Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Казахстан Республикасының Кустанай өлкәсеннән килгән делегация белән очрашу узды, аны шул өлкә акимының урынбасары Меирҗан Мырзалиев җитәкли. Әлеге очрашуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Николай Титов, Ришат Хәбипов, Нәҗип Хаҗипов, «РАЦИН» ДУПсенең үсеш буенча генераль директоры урынбасары Әнвәр Мавланов, Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге рәисе Мәхмүт Фәттахов, «Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә идарә итү буенча дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ башлыгы Ришат Зарипов һәм башкалар катнашты.

Кунакларны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов сәламләде. Шуннан соң Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагы үсешен тасвирлаган фильм күрсәтелде.

Меирҗан Мырзалиев җылы каршы алганнары өчен рәхмәт белдерде һәм Кустанай өлкәсе турында сөйләде. Бу өлкә Казахстан Республикасының төньягында урнашкан һәм Россия Федерациясенең өч субъекты белән чиктәш. Халык саны 900 меңләп исәпләнә. «Өлкә аграр-индустриаль дип санала, ел саен без 4,7 миллионнан артык мәйданда чәчү чәчәбез, шуннан 4 миллион гектарны бөртекле культуралар били, калганында майлы культуралар үсә. Бездә авыл хуҗалыгы җитештерүен интенсификацияләү башкарыла, без майлы культуралар мәшйданын арттырабыз һәм параллель рәвештә аларны эшкәртү буенча кластер булдырабыз. Быел без 5,5 миллион тонна ашлык җыйдык, бу Казахстанның тулаем җыемыннан 22% тәшкил итә», – дип сөйләде ул.

Кустанай өлкәсе акимы урынбасары төбәктә авыл хуҗалыгы оешмаларының техник яктан тәэмин ителешенең бик үк яхшы булмавы турында әйтеп узды. Киләчәктә өлкәдә заманча агросәнәгать паркы төзүне планлаштыралар.

Николай Титов катнашучыларга Татарстанда гамәлгә ашыру планлаштырыла торган проект – Татарстан Республикасы АПКының геомәгълүмат системасын төзү, авыл хуҗалыгы тармагына инвестицияләр җәлеп итү һәм башкалар мәсьәләләр турында сөйләде.

Кустанай делегациясе Татарстанга 18 октябрьдә килгән иде. Кунаклар берничә очрашу уздырдылар. Алар «Алабуга» махсус икътисадый зонасында, «Химград» технополисында булдылар. Бүген делегация әгъзалары “Казан” агросәнәгать паркы” ААҖенә баруны планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International