Видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәдә “Алтын көз” күргәзмәсен оештыру һәм уздыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2017 елның 26 сентябре, сишәмбе

Бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында Россиянең 19 нчы “Алтын көз” агросәнәгать күргәзмәсен оештыру һәм уздыру мәсьәләләре турында видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмә узды. Аны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мәгълүмати сәясәт һәм социаль проектлар департаменты директоры Дмитрий Краснов үткәрде.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оештыру эшләре һәм социаль үсеш бүлеге башлыгы Эльс Борһанов, Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциацисяе рәисе Камияр Байтемиров һәм башкалар катнашты.

«Быел күргәзмәнең төп темалары тармакның экспорт куәтен үстерү һәм аграр өлкәдә инвестицияләү процессын үстерү перспективалары булачак. Аграр форум ачылырга бер атна гына калды», – дип ассызыклады Дмитрий Краснов.

Департамент директоры, быел күргәзмә кысаларында «Югары сыйфатлы ашамлык продукциясен җитештерү» темасына конкурс булачак, дип искәртте. Аның максаты – илдә җитештерелә торган азык-төлек товарларының күптөрлелеген күрсәтү. Күрсәтелгән продукциянең үрнәкләрен махсус комиссия бәяләячәк. «Бу – продукцияне презентацияләү өчен түләүсез, шул ук вакытта нәтиҗәле мәйданчык. Төбәкләрдәге авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең конкурста актив катнашуларын сорыйм», – диде Дмитрий Краснов.

Аннары АПКның төбәк идарә органнары вәкилләре чыгыш ясадылар, алар Россия Федерациясе субъектларыннан рәсми делегацияләр составы, экспозицияләр һәм башкалар турында мәгълүмат бирделәр.

Белешмә өчен. “Алтын көз” күргәзмәсе 2017 елның 4 - 7 октябрендә ВДНХ (Мәскәү шәһәре) территориясендә узачак. Күргәзмәдә Россия Федерациясеннән һәм чит илләрдән 2 меңнән артык предприятие, оешма, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре берлекләре һәм ассоциацияләре катнаша, алар үз экспозицияләрендә иң яхшы инвестицион проектларны, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате продукциясен, авыл хуҗалыгы җайланмаларын, шулай ук авыл хуҗалыгы хайваннарының нәселле токымнарын күрсәтәчәкләр. Күргәзмәнең төп вакыйгасы – «Россия АПКсының лидерлыгы: сыйфатлы үсешне ничек тәэмин итәргә» агробизнесфорумы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International