Юридик бүлек

назад
Төп функцияләре:

  • Министрлык приказлары, тәгълимнамәләре (инструкцияләре), карарлары, боерыклары һәм башка норматив хокук актлары проектларына хокукый экспертиза үткәрү;
  • Министрлыкка керә торган федераль законнарның, Татарстан Республикасы законнарының, Россия Федерациясе Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарларының, башка норматив хокук актларының исәбен алып бару, системалаштыру һәм кодлаштыру;
  • гомуми юрисдикциядәге судларда, арбитраж судларда Министрлыкка карата дәгъвалар яки Министрлык кертә торган дәгъвалар буенча Министрлык мәнфәгатьләрен яклау һәм алар исеменнән эш итү;
  • Министрлыкның башка структур бүлекчәләре белән берлектә, законнар һәм законга кагылышлы актлар проектларын, шулай ук Министрлык чыгара торган нигезләмәләр, тәгълимнамәләр, башка хокук актлары проектларын эшләүдә катнашу;
  • мөстәкыйль рәвештә яки башка структур бүлекчәләр белән берлектә, Министрлыкка керә торган норматив хокук актлары проектлары буенча бәяләмәләр әзерләү;
  • Министрлык, Татарстан Республикасы районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре хезмәткәрләренең хокукый белемнәрен һәм эш квалификациясен күтәрү чараларын үткәрү;
  • билгеләнгән форма буенча бүлекнең хокук эшчәнлеге турында хисаплылык әзерләү;
  • Министрлык җитәкчелеге өчен гамәлдәге законнар буенча белешмә материаллар әзерләү;
  • Татарстан Республикасы районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре алып бара торган хокук эшенә методик җитәкчелек итү.
Калимуллин Ильнар Ирек улы
Юридик бүлек
Калимуллин Ильнар Ирек улы
Бүлек башлыгы
Телефон:
+7 (843) 221-76-14
Email:
Шәйдуллина Гөлназ Искәндәр кызы
Әйдәп баручы киңәшче
Телефон:
+7 843 221 76 15
Email:
Гафуров Азат Альберт улы
Әйдәп баручы киңәшче
Телефон:
+7 (843) 221-76-88 (8824)
Email:
Хафизова Римма Борисовна
Әйдәп баручы белгеч
Телефон:
+7 (843) 221-76-88 (8871)
Email:
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International