Аудит һәм коррупциягә каршы эш бүлеге

назад
Төп функцияләре:

  • ведомство аудитын тормышка ашыруның гамәлдәге тәртибен төгәл үтәүне тәэмин итү, Министрлык системасында аудиторлар эшчәнлеген оештыру;
  • районнар авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең, ведомствога буйсынучы һәм Министрлык системасына керә торган оешмаларның җитештерү-финанс һәм хуҗалык эшчәнлегенә планлы тикшерүләр һәм аерым мәсьәләләр буенча документларның сыйфатын тикшерүне оештыру һәм гамәлгә ашыру;
  • тикшерү материалларын үз вакытында карауны һәм тикшерүне тәэмин итү һәм бюджет акчасын максатка яраксыз файдалану, матди ресурсларны һәм финанс ресурсларын рациональ файдаланмау, хуҗасызлык, хезмәт урыныннан законсыз файдалану һәм милек җитешмәү, бухгалтерлык исәбен алып баруда тәртип бозу, өстәп язу фактлары буенча тиешле чаралар күрү;
  • авыл хуҗалыгы формированиеләрендә законнар таләпләре нигезендә аудиторлар тикшерүләренең үз вакытында, тулысынча һәм сыйфатлы үткәрелүен тикшерүдә тоту;
  • дәүләт милкенең, кооператив һәм башка милекнең сакланышын тәэмин итү мәсьәләләре буенча Министрлыкның тармак бүлекләре эшен яраштыру турында тәкъдимнәр кертү;
  • расланган формалар буенча Министрлык системасында аудиторлар эшчәнлеге турында хисаплылык әзерләү һәм законда билгеләнгән тәртиптә һәм вакытларда Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Россия Федерациясенең Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчелегенә җибәрү;
  • Министрлыкның кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге белән берлектә, Министрлыкның, Татарстан Республикасы районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләрендәге аудитор хезмәткәрләре кадрларының, төрле милек рәвешендәге авыл хуҗалыгы формированиеләренең ревизия комиссияләре рәисләренең һәм әгъзаларының квалификацияләрен күтәрү чараларын эшләү һәм гамәлгә ашыру;
  • гражданнарның бүлеккә кергән хатларын, гаризаларын һәм шикаятьләрен карап тикшерү;
  • аудиторлар хезмәтләренә методик җитәкчелек итү һәм инструктаж үткәрү, аудит мәсьәләләре буенча Министрлык боерыкларының (приказларының), тәкъдимнамәләренең проектларын эшләү.
Галимҗанов Алмаз Илдус улы
Аудит һәм коррупциягә каршы эш бүлеге
Галимҗанов Алмаз Илдус улы
Бүлек башлыгы
Телефон:
+7 (843) 221-76-26
Email:
Гатиятуллин Рөстәм Дилүс улы
Әйдәп баручы киңәшче
Телефон:
+7 (843) 221 76 88 (8817)
Email:
Гатин Фәнил Фарит улы
Әйдәп баручы белгеч
Телефон:
+7(843) 221-76-88 (8821)
Email:
Хәмидуллина Гөлнара Хәлил кызы
Әйдәп баручы белгеч
Телефон:
+7 (843) 221 76 88 (8869)
Email:
Шәйхетдинов Рәсүл Ситдик улы
Әйдәп баручы белгеч
Телефон:
+7 (843) 221-76-27
Email:
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International