Шимбә көнне, 27 апрельдә, иртәнге 6.00 сәгатьтә Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында (“Яңа Тура” сәүдә-ярминкә комплексында) гадәттәге авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату ярминкәләре эшли башлый.
Шимбә көнне Казанда һәм Чаллыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм шәһәрләрнең башкарма комитетлары тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Продуктларны һәм товарларны республиканың төрле районнарыннан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре җитештерүчеләре, фермерлар, умартачылар алып килде. Язгы ярминкәгә Идел буе районы мәйданчыкларына үз продукциясен «Үзәк» СПСПСК алып килгән. Сәүдә мәйданчыкларына авылларга йөри торган автолавкалар да килгән.