17 октябрьдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Югары Ослан районына эш сәфәре белән килде. Сәфәрнең төп максаты райондагы вәзгыять белән, аның агросәнәгать куәте һәм аның үсеш мөмкинлекләре белән танышу иде.