1.1. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы (алга таба – Министрлык) Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыручы һәм агросәнәгать комплексына идарә итүне һәм азык-төлек белән тәэмин итүне гамәлгә ашыручы башкарма органы була.
1.2. Министрлык структурасына территориаль органнар – Татарстан Республикасының районнарда аның буйсынуындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре керә. Министрлык карамагында агросәнәгать комплексының дәүләт унитар предприятиеләре, дәүләт учреждениеләре була.