Кызганыч булса да, яндырасы
Татарстанның көньяк-көнчыгышында күзләр Башкортстанга төбәлгән. Күршеләрдә
тилчә (ящур) авыруы табылгач, безнекеләр дә хафага калды. Сөт һәм ит ризыклары,
терлек азыгы кертү тыелган. Көтү кумыйлар, малларын чалучылар да бар. Тилчәнең
Татарстанда – 30, Башкортстанда 40 ел чыкканы булмаган.
Бу авыру чыгуга Урта Азиядән рөхсәтсез алып кайтылган сарыклар сәбәпче булган
дигән фараз бар. Саксыз бер адым ясау аркасында Үрмәкәй, Йәрмөхәмәт, Кандра
авылларында булган барлык терлекләрне һәм терлекчелек продукциясен, кышка дип
әзерләгән терлек азыгын юк итәргә туры киләчәк. Авыру табылган “Нур” фермер
хуҗалыгында бар терлекне яндырып юкка чыгарачаклар. “Татар-Информ” агентлыгында
узган матбугат очрашуында өч авылда 500 баш мөгезле эре терлек барлыгын хәбәр
иттеләр. Вак малларны да кушсаң, меңгә җитә икән. Башкортстан җитәкчелеге халыкка
компенсация вәгъдә итә. Бу аларга 40 миллион сумга төшәргә мөмкин. Күршеләрдә
гадәттән тыш хәл кертелде, хокук сакчылары исә җинаять эше кузгаткан.
Россия татар авыллары берлеге рәисе Фәнир Галимов белән элемтәгә кереп, андагы хәлләр
белән кызыксындык. “Халык бик борчуда, – ди ул. – Булган терлекләрне яндыру эшенә
керештеләр. Авыл кешеләре арасында күпләп мал асраучы, терлекчелекне кәсеп буларак
алып баручылар бар. Абзар тулы терлеге булучыларга бик авыр. Яндырмыйча да булмый,
яндырмасаң, авыру тагын да аза, диләр. Авыл халкына зыяны әйтеп бетергесез зур инде
Россельхознадзор белгечләре дә кисәтә: вакытында тиешле чарасын күрмәсәң, авыру
бөтен Идел буена таралырга мөмкин. Шуңа да күршеләрдә әлеге хәл килеп чыгу белән
Азнакай, Актаныш, Баулы, Ютазы, Мөслим районнарының Башкортстан белән чиктәш
авыллары тирәсендә унлап пост куелды. Аларда ЮХИДИ, Россельхознадзор, ветеринария
белгечләре тәүлек әйләнәсе кизү тора. Һәр постта машиналар тикшерелә, аларны
йогышсызландыру эшләре алып барыла. Башкортстан якларыннан терлек һәм терлекчелек
продукциясен алып килүчеләрне кире боралар. Белгечләр әйтүенчә, андый машиналар да
сирәк булса да очрый икән.
– Ике республика бик тыгыз элемтәдә яши, – ди Татарстан Министрлар Кабинеты
каршындагы Ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин. – Сөт
һәм сөт ризыклары белән алыш-биреш итү безнең өчен гадәти хәл иде. Тилчә авыруы
килеп чыккач, бу эшләрне туктатып торырга мәҗбүр булдык. Башкортстаннан да
кертмибез, Татарстаннан да чыгармыйбыз. Республикадан нигә чыгармыйбызмы?
Машина белән ияреп кайту, сөт, ит, туфрак аша килү куркынычы бар. Шул ук вакытта бу
чир һава аша да күчәргә мөмкин. Шуңа да саклык чарасы бик кирәк.