Гөлләр яратучы Гүзәлия

Терлекчеләребез зур җиңү яулады. Татарстан тарихта беренче тапкыр

һәр сыердан уртача 16 килограмм сөт җитештерү чиген узды. Ә менә Теләче

районы “Алан” хуҗалыгында исә әлеге күрсәткеч күптән инде бер поттан 5-6

килограммга артык икән. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе

җитәкчесе Ралиф Низаметдинов әйтүенчә, “Алан” җәмгыяте – игенчелек һәм

терлекчелектә генә түгел, барлык тармакта да әйдәп баручы хуҗалык.

Кайберәүләр сөрү җиренең гектарыннан 8-9 мең сум керем алганда,

“Алан”да бу күрсәткеч 29 мең сумнан арта. Хуҗалыкның терлекчелектәге

нәтиҗәләре районда гына түгел, республикада иң югарыларның берсе, ди

Ралиф Кәниф улы. Мондый үсешнең сере нәрсәдә булуын урынга барып

күреп кайтырга булдык.

Исеме – җисеменә

Җитәкче урынбасары Сәйдәш Дәүләтшин әйтүенчә, хуҗалыкның кайсы

гына тармагын алма, биредә озак еллар дәвамында үз эшен яратып

башкаручы кешеләр эшли. Алардан башка берни майтара алмас идек, ди ул.

Ә менә гомере буена фермада сыер савучы булып эшләүче Гүзәлия Шәрә-

фиева исә күп нәрсә җитәкчедән дә тора дигән фикерне алга сөрә.

Гүзәлия Миннегали кызы бу сүзләрне тикмәгә генә әйтми, билгеле.

Кырык елдан артык бозаулар караган әнисе Рузалия апага ияреп, балачактан

ук шушы фермага йөргәнлектән, биредәге хәлләрне аңардан да яхшырак

белүче юктыр. Әйтергә кирәк, Рузалия апа да – намуслы хезмәте белән дан

казанган терлекче, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән, бер-

ничә тапкыр район Советы депутаты булып сайланган. Әтисе Миннегали ага

да шушы фермада эшләп, лаеклы ялга чыккан.

Гүзәлия ханым эшкә бик уңган кеше булса да, үзе турында күп сөйләргә

яратмый. Ярый әле, җитәкче урынбасары янәшәдә. Ул әйтмәсә, Гүзәлиянең

ире – шушы фермада ук механизатор булып эшләгән Илгиз Зыятдин улы

белән тату гаиләдә 5 бала үстерүләре, һәркайсын акыллы, хезмәт сөючән

итеп тәрбияләүләре, тормышта үз юлларын табарга ярдәм итүләре, аеруча

Гүзәлия ханымның чәчәкләр яратуы турында каян белер идек.

Чәчәкләр ярата дигәч тә, Гүзәлия ханым бакчасында гел чәчәкләр генә

үстерә икән дип уйламагыз тагын. Барысына да өлгерә ул. Бакча тутырып

чәчәкләр үстерер өчен тормышны чын күңелдән ярату кирәктер. Фермадагы

50 баш савым сыер өстенә, ишегалдындагы дистәгә якын эреле-ваклы

малларны тәрбияләү, иренә яхшы хатын, балаларына үрнәк ана, оныкларына

олы җанлы дәү әни, хезмәттәшләренә һәрвакыт елмаеп-көлеп торучы дус та

була белә Гүзәлия ханым. Кыскасы, исеме җисеменә бик тә туры килә.

Барысы да бертигез

Иртәнге 3 тулып узу белән ике тәгәрмәчле тимер атын иярләп, җәйләүгә

ашыгучылар арасында Гүзәлия ханымның хезмәттәшләре Нурия Әхмәтга-

лиева һәм Кифая Хәбибуллина да бар.

docx
Скачать текст
DOCX, 48.3 Кб

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International